Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

СВОга гуманитар ярдәм җибәрү өчен оештырылган хәйрия концерты Хуҗа Хәсәндә узды

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар җибәрү максатындагы хәйрия концертына халык күп җыелган иде.

Район Советы, башкарма комитет, сырхауханә, башка оешмалар хезмәткәрләре катнашындагы бу хәйрия концерты Олы Кайбычта һәм Колаңгы җирлегендә дә узды. Бүген Хуҗа Хәсәндә узган хәйрия концертында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тамашачыларга тирән рәхмәтен белдерде. «Без март урталарында кабат махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк озатырга җыенабыз. Якташларыбызга кирәк-яраклар алуга керткән өлешегез өчен барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм. Без тизрәк илдә тынычлык урнашуын телибез», — диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев