Кайбычта чик сакчылары берлеге кубогына волейбол ярыш үтте
Бүген «Салават күпере» спорт комплексында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышлап, Кайбыч районының чик сакчылары берлеге ветераннары кубогына волейбол буенча районара ярыш үтте.
Әлеге турнирда Кайбыч җыелма командасы, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Апас җыелма һәм Каратунның «Кураж» командалары үзара көч сынашты.
Командаларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән сәламләп башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Кайбыч районының чик сакчылары берлеге рәисе Фәнис Хәялиев сәламләде.
Җиде сәгатькә сузылган бәйгенең җиңүчнсе — Кайбыч җыелма командасы. «Кураж» командасы — икенче, Апас җыелма командасы — өченче урында.
Турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде: «Кураж» командасыннан Илназ Җамалетдинов һәм Кайбыч җыелма командасыннан Вадим Бурячинский.
Җиңүче һәм призлы урыннарны яулаган командаларга күчмә кубок, дипломнар, медальләр, акчалата бүләкләрне Алексей Макаров, Кайбыч районының чик сакчылары берлеге ветераннары Фәнис Хәялиев, Марс Нигъмәтҗанов, Юрий Николаев һәм спорт мәктәбе директоры Айрат Кәлимуллин тапшырды.
Турнирның иганәчеләре — Кайбыч районының чик сакчылары берлеге ветераннары, эшмәкәрләр Фәнис Камалиев һәм Фәнил Гарәфетдинов.
Фәнис Хәялиев турнирда катнашкан командаларга, иганәчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев