Декабрьнең беренче ункөнлегендә районның барлык мәктәпләрендә дә "Без ришвәтчелеккә каршы" дигән акция узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән үткәрелгән акциянең максаты - укучыларга ришвәтчелекнең заман чире булуын аңлату, аларның хокукый культураларын үстерү. Мәктәпләрнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары коррупциягә чик кую буенча ачык дәресләр һәм түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр уздырды.
Нет комментариев