Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Кайбыч ЮХИДИ бүлеге начальнигы юл-транспорт һәлакәтләре, машина йөртүчеләрнең дисциплинасы һәм җәйге чордагы төп бурычлары турында сөйләде

Юлдагы иминлек барыбызга да бәйле.

— Илфат Фәритович, елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча райондагы юлларда вәзгыять нинди?

— Алты ай эчендә районда дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда биш кеше һәлак булды. Узган елның шушы чорында алты авария булды, ике кеше җәрәхәтләнде, ун кеше һәлак булган иде. Куанычлысы — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре күзәтелмәде. Шулай да матди зыян китергән юл-транспорт һәлакәтләре 68дән 97гә кадәр артты. Аларның күбесе М-12 «Мәскәү—Казан» автомобиль юлында булды. Төп сәбәп — тизлек режимын сакламау.

— Иң фаҗигале очраклар турында сөйләп китсәгез иде.

— 16 апрельдә М-12 трассасының 709 нчы чакрымында, фаразлар буенча, руль артында йоклап киткән машина йөртүче алда баручы автомобильгә бәрелә. Нәтиҗәдә, ул үзе һәм өч пассажиры урында ук һәлак була. 16 июньдә шул ук трассаның 700 нче чакрымында җәяүле кинәт юлга чыга һәм җиңел автомобиль астына керә. Алган җәрәхәтләрдән ул вафат була. Бу фаҗигаләр арыган килеш руль артына утыру һәм игътибарсызлыкның төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерүен бер кат искәртә.

— Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның кайсы еш очрый?

— Ярты ел эчендә автомобильләр бәрелешүнең — ике, җәяүлене бәрдерү һәм киртәгә килеп бәрелүнең берәр очрагы теркәлде. М-12 кебек тизйөрешле трассада иң элек машина йөртүчеләрнең үзләренең дисциплина саклавы мөһим. Инспекторлар тарафыннан 492 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Узган ел бу күрсәткеч 420 иде. Каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен 41 машина йөртүче җаваплылыкка тартылды. Тагын 17 кеше исерек хәлдә яки исерек булу билгеләре белән транспорт йөртүе өчен тоткарланды.

— Профилактика юнәлешендәге нинди эшләр алып барыла?

— Ярты ел дәвамында «Каршы як полосасы», «Җәяүле», «Иминлек каешы», «Тоннель» профилактик чаралары үткәрелде. Халыкны мәгълүмат белән тәэмин итүгә дә зур игътибар бирәбез. Алты айда юл хәрәкәте иминлеге темасына 301 хәбәр дөнья күрде. Шуларның 48е — район газетасында, 253е интернет-ресурсларда чыкты. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларында 28 мәкалә басылды. Исерек хәлдә транспорт белән идарә итүгә кагылышлы суд эшләрен яктырту буенча суд органнары белән уртак эшне дәвам итәбез. Мондый профилактика үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә.

— Юллардагы вәзгыятьне контрольдә тотуда нинди техник чаралар ярдәм итә?

— Районда тизлекне контрольдә тотучы ике стационар камера эшли. Аларның берсе иминлек каешын эләктермәүне дә терки. Быел Олы Кайбыч — Колаңгы автомобиль юлының тимер юл кичүендә тагын бер камера урнаштырылды. Ул светофорның тыючы сигналына чыгу һәм иминлек каешын куллану кагыйдәләрен бозу очракларын терки. Шулай ук «Халык инспекторы» программасы турында да искәртәсем килә. Аның ярдәмендә һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында хәбәр итә ала.

— Балаларның мототранспорт белән идарә итүе аеруча борчу тудыра. 

— Җәй көне балалар өлкәннәр күзәтүеннән читтәрәк була. Күпме генә кисәтүләргә һәм җаваплылык турында аңлатуга карамастан, кайбер әти-әниләр балаларына мотоцикллар һәм питбайклар сатып алуын дәвам итә. Узган айда гына да балигъ булмаганнарның мототранспорт белән идарә итүенең өч очрагы ачыкланды. Барлык материаллар да балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә юлланды. Бу юнәлештәге эш тагын да көчәйтеләчәк.

— Киләсе айларга нинди бурычлар билгеләнгән?

— Без мототранспорт йөртүче балигъ булмаганнарны ачыклау, каршы як полосасына чыгу, исерек хәлдә машина белән идарә итү, балаларны йөртү кагыйдәләрен һәм иминлек каешларын куллану таләпләрен бозу очракларын кисәтү буенча рейдларны дәвам итәбез. Шулай ук җәяүлеләр арасында профилактика эшенә һәм мәгълүмати аңлату чараларына аерым игътибар биреләчәк.

— Район халкына нинди теләкләр җиткерер идегез?

— Юлдагы иминлек һәркемнең җаваплылыгыннан башлана. Тизлекне арттырмагыз, арыган яки исерек хәлдә руль артына утырмагыз, иминлек каешын эләктереп йөрегез һәм балаларга мототранспорт белән идарә итәргә юл куймагыз. Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев