Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч районында руль артында салмыш хәлдә утыручылар кимеми

Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт руле артына утыручыларга карата законнар катгый булуга карамастан, андыйлар очрап тора.

Җәмәгать судының чираттагы утырышында салмыш хәлдә руль артына утырган Морза Бәрлебашы авылында яшәүчегә карата эш каралды.

Агымдагы елның 19 февралендә, 7 сәгать 55 минутта юл-патруль хезмәте инспекторы, кече сержант В. Хәсәнов Олы Кайбыч — Камыллы автомобиль юлының икенче чакрымында җиңел автомобиль белән идарә итүчене туктата. Документларын тикшергән арада аңардан спиртлы эчемлек исе килүен сизеп ала һәм алкотекторда тест үтәргә тәкъдим итә. Тест организмда 0,213 мг/л спирт барлыгын күрсәтә. Ләкин машина йөртүче тест нәтиҗәләре белән килешми. Шуннан соң, район үзәк больницасында медицина тикшерүе үткәрелә. Монда да спиртлы эчемлек кулланганы раслана. Нәтиҗәдә, документлары җәмәгать судына тапшырыла. Ул барыбер гаебен танымый һәм адвокатка мөрәҗәгать итә. Әмма фактлар аның автомобиль белән салмыш хәлдә идарә итүен раслый. Җәмәгать суды аны гаепле дип таный һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тарта, 1,5 елга транспорт белән идарә итүдән мәхрүм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев