Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Кайбычта комиссия утырышында яшүсмерләрнең юллардагы иминлеге турында сөйләштеләр

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы аеруча борчу тудырган мәсьәләгә — яшүсмерләрнең мотоцикл, мопед, электровелосипедлар белән идарә итүенә багышланды.

Яшүсмерләрнең идарә итү хокукын бирүче таныклыклары булмаган килеш әлеге транспортны йөртү очраклары, шулай ук моңа бәйле рәвештә ата-аналарның балаларын тәрбияләү буенча вазифаларын тиешенчә үтәмәү фактлары тикшерелде.

Комиссия әгъзалары берничә административ материалны карады. Барлык очракларда да яшүсмерләр үз гаепләрен таныды. Әмма утырышның төп максаты җәза бирү түгел, ә мөмкин булган фаҗигаләрне кисәтү иде.

— Юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы законнар «кан белән язылган» дип дөрес әйтәләр. Транспорт белән бәйле фаҗигаләрдә никадәр кеше гомере өзелә. Безнең бурыч — балалар катнашындагы һәлакәтләргә юл куймау, — диде комиссия рәисе урынбасары Фәния Петухова, яшүсмерләр белән сөйләшү барышында.

Комиссия 14 яше дә тулмаган баланың автомобиль юлыннан электровелосипед белән йөрү очрагына аерым игътибар итте. Үсмер малай моның ярамавын яхшы белгән, шулай да, электровелосипедка утырып, юлга чыккан.

— Син үзеңнең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы бүтән транспорт йөртүчеләрнең һәм пассажирларның да гомерен куркыныч астына куйгансың. Әгәр юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан булса, аның нәтиҗәләре аяныч булырга мөмкин иде бит, — диде Фәния Петухова яшүсмергә.

Утырыш барышында мәктәпләрдә даими рәвештә класс сәгатьләре, профилактик әңгәмәләр үткәрелүе, видеороликлар күрсәтелүе, балаларга һәм ата-аналарга юл хәрәкәте иминлеге буенча белешмәләр таратылуы әйтелде. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, әти-әниләр балаларына таләп куеп, алар үтәлмәсә, профилактика чаралары гына җитәрлек түгел.

Тагын берничә административ материал йөртү таныклыгы булмаган килеш мопед белән идарә иткән 16 яшьлек яшүсмерләргә кагылышлы иде. Бер үсмер «бары тик йөреп килергә генә чыгуын», икенчесе исә мотошлемсыз юлга чыгуын таныды.

— Мопедка утырып йөрү өчен бернинди дә ашыгыч эш юк иде. Берничә минутлык «җил истереп кайту» бик кыйммәткә төшәргә мөмкин, — диде комиссия рәисе урынбасары.

Комиссия утырышында ата-аналарга мотоцикл һәм мопед ачкычларын балалардан яшерен урында сакларга кирәклеге әйтелде.

— Әгәр бала транспортны бернинди киртәсез, тиз генә кабызып алып чыгып китә ала икән, димәк, өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль җитми, дигән сүз. Нәтиҗәдә бөтен гаилә җавап бирергә мәҗбүр булачак, — дигән фикер яңгырады.

Закон нәрсә ди?

Комиссия әти-әниләргә һәм яшүсмерләрә гамәлдәге законнарның төп таләпләре турында искәртә. 

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 5.35 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, ата-аналар яки законлы вәкилләр балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартыла. Әлеге маддә буенча кисәтү яки административ штраф каралган.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.7 маддәсе 1 өлеше транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затның транспорт йөртүе өчен җаваплылык билгели. Бу очракта административ штраф күләме 5 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Моннан тыш, кодексның 12.6 маддәсе нигезендә мотошлемсыз мотоцикл яки мопед белән идарә иткән, шулай ук мотошлемсыз пассажир йөрткән өчен җаваплылык каралган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24 нче пункты нигезендә дә велосипедчылар һәм шәхси хәрәкәт чараларын кулланучылар өчен яшь буенча чикләүләр кертелгән. Билгеләнгән яшькә җитмәгән балаларга автомобиль юлына чыгу тыела.

Җаваплылык гаиләдән башлана

Утырышта каралган барлык очракларда да яшүсмерләргә класс җитәкчеләре тарафыннан уңай характеристика бирелгән. Алар яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә һәм профилактик исәптә тормый. Әмма уңай характеристика җаваплылыктан азат итми.

— Яхшы уку бик мөһим, бу — уңай күренеш. Әмма законны һәркем үтәргә тиеш. Балаларга ата-аналары да, мәктәп тә кисәтү ясап тора, ләкин таләпләр үтәлми. Шуңа күрә комиссия административ чаралар кулланырга мәҗбүр, — дип дәвам итте Фәния Петухова.

Төп максат — административ штраф салу түгел, иң мөһиме — яшүсмерләрне дә, өлкәннәрне дә уйланырга мәҗбүр итү, уйламыйча эшләнгән гамәлләрнең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлату.

Җәйге каникуллар дәвам итә. Нәкъ менә хәзер ата-аналарга балаларның кайда булуын, нәрсә белән шөгыльләнүен, мототехникага утырып чыгып китү мөмкинлеге бармы-юкмы икәнен һәм юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәүләрен аеруча игътибар белән күзәтергә кирәк.

Утырышта катнашучылар ассызыклаганча, бер генә штраф та кеше гомере бәясенә тиң була алмый. Шуңа күрә профилактика, өлкәннәрнең даими контроле һәм ата-аналарның шәхси үрнәге балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итүдә иң мөһим шартлар булып кала.

Әлеге фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев