Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары эчкән килеш руль артына утырган ике шоферны тоткарлаган

Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны ачыклау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә рейдларга чыга.

Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илфат Әхмәтов хәбәр итүенчә, узган атнада район юлларында эчкән килеш автомобиль белән идарә иткән ике кеше тоткарланган. Закон бозып, үзләренең генә түгел, башка шоферларның һәм пассажирларның да гомерен куркыныч астына куйган автомобиль йөртүчеләрнең берсе – Олы Кайбыч, икенчесе Федоровское авылы кешесе. Ике очрак буенча да беркетмәләр район җәмәгать судына тапшырылган. Сәрхүш хәлдәге шоферларга карата закон таләпләре елдан-ел катгыйланса да, бу гына туктатмый шул аларны. Югыйсә, штрафлар зур булу сәбәпле, гаиләләренә күпме матди зыян килә, техникалары яраксызга әйләнә, таныклыкларын алу сәбәпле, хезмәтләре техникага бәйле ничә никадәр кеше эшсез кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев