Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычта Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды

Юлларда җәяүлеләр катнашында юл- транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатында 24-28 сентябрьдә Татарстан Республикасында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә. Атналыкның төп максаты ­– җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, халык, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы инспекторлары җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга каршы эшне көчәйтәчәк. Болардан кала, җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннары, тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышларының төзеклеген тикшерүгә контроль көчәйтелә. Бу эштә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә муниципаль хезмәткәрләр, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе, җәмәгать оешмалары әгъзалары, яшь инспекторлар отрядлары ярдәмгә киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X