Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Олы Кайбыч авылы янында юл-транспорт һәлакәте булды

10 сентябрьдә 10 сәгать 40 минутта Олы Кайбыч авылын әйләнеп үтүче юлның Олы Кайбычтан Афанасьевкага бара торган юл киселешендә "ВАЗ-2107" автомобиле шоферы ипподром ягыннан төп юлдан килүче "ВАЗ-2112" автомобиленә юл бирмичә, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе була.

Бәхеткә каршы кешеләр зыян күрмәгән. Ә автомобилләр икесе дә механик зыян алган. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе булган "ВАЗ-2107" автомобиле хуҗасына карата беркетмә төзелгән, ул тиешле суммада штраф түләргә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев