Кайбыч юл участогы бригадасы юлдагы тишекләрне ямый башлады
Яз җиттеме, юллар идәрәсе эшчеләре өчен мәшәкатьле чор башлана - алар кыш дәвамында юлларда барлыкка килгән тишекләрне ямый башлый. Кайбычта эшләр ничегрәк тора соң? Көннәр җылыту белән районда ремонт таләп ителүче юллар шактый булуы үзен сиздерә башлады. Бигрәк тә Колаңгы белән Мөрәле авыллары арасындагы асфальт юлдан узасы кыен, анда чокыр-чакырлы...
Яз җиттеме, юллар идәрәсе эшчеләре өчен мәшәкатьле чор башлана - алар кыш дәвамында юлларда барлыкка килгән тишекләрне ямый башлый. Кайбычта эшләр ничегрәк тора соң?
Көннәр җылыту белән районда ремонт таләп ителүче юллар шактый булуы үзен сиздерә башлады. Бигрәк тә Колаңгы белән Мөрәле авыллары арасындагы асфальт юлдан узасы кыен, анда чокыр-чакырлы урыннар күп. Шуңа да шоферлар ул урынга җитү белән тизлекне үзеннән үзе киметергә мәҗбүр була. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да чираттагы җыелышларның берсендә язгы чорда юлларны саклау, йөк машиналары хәрәкәтен чикләү турында сөйләп, әлеге участоктагы юллардан канәгатьсезлеген белдергән иде. Юл участогы начальнигы Айдар Әбүзәровтан бу хакта сораштык.
- Әйе, чыннан да әлеге ике авыл арасындагы юл шактый таушалды. Аның төп сәбәбе - соңгы унсигез ел эчендә анда тиешле ремонт үткәрелмәвендә. Биредә юл төзелгән вакытта таләпләр бөтенләй башка булган. Әйтик, ул юл ун- унбиш тонна авырлыктагы йөк автомобильләренә генә чамалап төзелгән. Хәзерге вакытта алар, өстәмә арбалар да тагып, кырыгар тонна йөк ташый. Димәк, юлга икеләтә авырлык төшә, шул сәбәпле, ярыклар, тишекләр барлыкка килә. Бу сезонда без Колаңгы - Мөрәле аралыгында 2 чакрым 95 метр озынлыктагы асфальт юлны яңартачакбыз. Каратун - Уланово юлында, балык хуҗалыгы тирәсендә бер чакрым юлга асфальт җәячәкбез.
Быел район юл төзүчеләре алдында 36 мең 220 квадрат метрда асфальтның бозылган өске катламын ремонтлау бурычы тора.
Моның өчен 18 миллион сум тирәсе акча кирәк булачак. Район юл төзүчеләре ел саен 15-17 мең квадрат метр мәйданда юлдагы тишекләрне ямау буенча эш башкара. Юл мастеры Илһам Вилданов җитәкчелегендәге биш кешелек бригада март урталарында Олы Кайбыч - Иске Чәчкаб арасындагы юлны салкын асфальт белән ремонтлый башлады. Асфальтның бу төре биш градус салкында да ремонт алып барырга мөмкинлек бирә икән.
- Кама Тамагы районындагы асфальт заводы эшли башлады, кайнар асфальтны шуннан ташыйбыз. Ара ерак, көн салкын булгач, монда кайтып җиткәнче асфальт суына. Шуңа да көннәрнең кинәт суытып җибәрүе эшебездә бераз тоткарлыклар китереп чыгара. Бу эшнең сыйфатына тискәре йогынты ясый. Шуңа без көннәр җылынганчы туктап торырга булдык. Апрель урталарында Каратун янындагы асфальт заводын да эшләтеп җибәрерләр дип көтәбез, - диде Айдар Әбүзәров.
Юлчыларның хезмәте юллардагы тишек-ярыкларны ямау белән генә чикләнми, әлбәттә. Быел олы юлдан Мөрәле авылының мәчетенә кадәр асфальт юл кертергә планлаштыралар. Монда мәктәпкә, мәдәният йортына кадәр дә юл булачак. Узган ел Ябалак белән Урта Биябашы авылы арасына юл файдалануга тапшырылды, хәзер анда икенче кат асфальт түшәргә җыеналар. Ул урынга юл билгеләре, юл кырыйларына тимер киртәләр куелачак.
15 апрельдән - 15 майга кадәр авыр йөк автомобильләре өчен чикләүләр кертүләренең дә максаты - юлларны саклау. Көзге яңгыр сулары асфальт юл астына сеңә, ул кышын бозланып ката. Язын бозлар эрегәч, асфальт астындагы җир көпшәкләнеп кала. Авыр йөк машиналары үткәндә асфальт ярыла, тишекләр барлыкка килә. Хәзер юлчылар Чувашия Республикасы белән чиктәш урыннарга "Авыр йөк автомобильләренә керү тыела" дигән юл билгеләре куя. Мәлки зонасындагы авылларда, Багай якларында юл билгеләрен урлау, бөкләү, торбаларын алып китү очраклары бар икән. Хуҗа Хәсән якларында аларны тишкәләп бетерәләр. Бу юл хезмәткәрләренә дә, машина белән идарә итүчеләргә өстәмә кыенлыклар, чыгымнар тудыра. Гамәлдәге законнар нигезендә моның өчен административ җаваплылык каралган. Андый очраклар ешайса, кискен чаралар да күрмичә булмас, ди юлчылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев