Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч мәктәбендә район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә бүген район мәктәпләрендә белем алучы уку алдынгылары, спорт ярышларында, бәйге-олимпиадаларда актив катнашучы укучылар район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды.

Укучылар чыннан да талантлы. Әнә Чыршы бәйрәменә дә әкиятләр сәхнәләштереп киллгәннәр. "Золушка", "Теремкәй", "Шүрәле", "Колобок", "Щелкунчик", "Шалкан" кебек әкиятләрне яратып карадык. Кыш бабай белән Кар кызына биеп тә, шигырьләр дә сөйләп күрсәттеләр.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучыларга укуларында яңадан-яңа уңышлар теләде, бәйгеләрдә һаман шулай актив катнашырга чакырды. Бәйрәмдә йөзгә якын бала катнашты, барысына да район башлыгының бүләкләре тапшырылды.

- Чыршы бәйрәме безгә бик ошады,- диде Шүрәле булып киенгән Кошманның игезәк егетләре Нәфкать белән Шәфкать.
-Безнең мондый бәйрәмдә беренче тапкыр гына катнашуыбыз әле. Икебез дә яхшы укыйбыз. Безнең белән килгән Алия белән Сиринә спорт ярата, - диде Борындык кызлары Ландыш белән Алисә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәкәбендә район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

2
X