Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова авылдашлары алдында хисап тотты

Авыл җирлекләрендәге еллык отчет җыелышлары бөтенләй яңа форматта уза хәзер. Элеккеге шикелле кәгазьгә язылганны гына укып чыкмыйлар, компьютер технологияләрен дә эшкә җигәләр. Башкарылган эш турында сөйләгәндә, экранда шуны раслаучы фоторәсемнәр дә пәйда була. Бу инде чыннан да зур дәлил, коры сүзләр генә сөйләнмәгәнне ачык күрсәтә. Салымнарын вакытында түләмәүчеләрнең исемлеге дә,...

Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова иң элек халыкны 2013 ел өчен ниләр вәгъ­дә ителүе белән таныштырды һәм аларның чынбарлыкта ничек үтәлүенә тукталды. Ульянкованың Елга аръягы урамына суүткәргече кирәк булган, ул төзелгән, Зур урамында вак таш түшәлгән юл барлыкка килгән. Утыз елдан артык ремонт күрмәгән мәктәпләренә капиталь ремонт ясалган. Җые­лыш мәктәптә узды, шуңа да яңартылган белем йор­тына әле беренче тапкыр гына кергән өлкән яшьтәгеләр андагы матурлыкка соклануларын яшер­мәде. Мәктәпне ремонтлау 8 миллион 866 мең 445 сумга төш­кән. Классларда яңа җи­һаз­лар, тәрәзәләр пластик, санузел эшли, заманча технологияләр киң кулланыла. Кыскасы, шартлары шәһәр мәктәп­ләренекеннән бер дә ким түгел. Әмма укучылар саны гына аз, анда бүген 9 класска 32 генә укучы исәпләнә. Бу мәктәпне узган елларда тәмамлаган чыгарылышлар, агрофирма "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында зур ярдәм күр­сәт­кән. Әнә шулай җыелган акчага мәктәп тирәсен профнастил рәшәткә белән тотканнар, җиһазлар, жалюзи сатып алганнар. Мәктәп белән бергә фельдшер-акушерлык пункты да ремонтланган. Авыл халкының тагын бер зур шатлыгы бар: халык җыены узган көнне "Кояшкай" балалар бакчасы ремонттан соң кабат эшли башлады. Әмма ан­да әлегә сигез генә бала йөри. Мәктәп директоры Наталья Челнокова мәк­тәпкәчә яшьтәге һәр сабыйның шунда йөрүен те­ли, чөнки бакчада сабыйларны белем дөньясына да әзерлиләр. Узган еллардагы җыелышларда барлык авылларда да, төнлә урамда йөрерлек түгел, караңгы, лампочкалар куярга кирәк, дип таләп итә­ләр иде. Район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин 2013 елда мо­ны эшләргә вәгъдә итте һәм сүзендә торды. Былтыр Ульянково авыл җирлегенең барлык авылларында да урамнарны яктырту буенча эш башланган. Хәзер Ульянковода да, Корноуховода, Победа, Воскресенский авылларында да баганаларда ут яна, әмма әлегә барлык урамнарда да тү­гел. Быел Корноуховода электр линияләрен алмаштырырга җыеналар. Юллар төзү, халыкка медицина хезмәте күрсә­тү­не яхшырту, шәхси ярдәм­че хуҗалыкларны үсте­рү буенча да сөйләшү бул­ды. Авыл мәдәният йорты әлегә ремонт көтә.

- Ульянкованың социаль йөзе былтыр күзгә күренеп үзгәрде, авыл халкы район җитәкчесенә рәх­мәтле, - диде Фәридә Сун­дурова, чыгышын тә­мамлап.

- Рәхмәтне миңа түгел, ә Татарстан Президентына юлларга кирәк, - диде Альберт Рәхмәтуллин. - Җирлектә чыннан да зур эш башкарылган. - Чыгышларыгызны тыңлаганда блокнотыма, эшлә­гән кешегә тагын да ныграк ярдәм итәсем килә, дип язып куйдым. Бу сүз­ләр сезгә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова авылдашлары алдында хисап тотты