Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында мәктәпләр һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр

    Мәктәпләрдә бер "урак өсте" - уку елы тәмамлануга, икенчесе - яңа уку елына әзерлек башлана. Мәктәп коллективы моның өчен тырышып хезмәт куя. Чебеш­ләрне көзен саныйлар дигәндәй, җәй буе башкарылган эшләргә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Бу атнаның дүшәмбе һәм сишәмбесендә район комиссиясе барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген...

    Әлеге әзерлек берничә критерий буенча бәяләнде: мәктәпләрнең эчке һәм тышкы тирәлеге, койма һәм рәшәткәләрнең төзеклеге, яктыртылу, мәктәп яны учас­тогының уңышлы файдалануы, аның чәчәкләр белән бизәлеше, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башкалар.
    - Быел мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, янгын куркынычсызлыгы күзәтчелеге һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы территориаль бүлеге вәкилләре белән бергә мәктәп яны участоклары өчен җаваплы педагогларны да чакырдык. Алар да башкаларның ничек эшләгәнен күрсен, - диде мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин. - Директорларның үтенечен исәпкә алып, быел әзерлеккә бәяне капиталь ремонт ясалган мәктәпләргә һәм ясалмаганнарына карап бирәчәкбез. Безнең районда капиталь ремонт үткәрелгән җиде мәктәп бар.
    Беренче тукталыш - Кошман мәктәбе. Биредә быел беренче сыйныфка алты укучы керәчәк. Авылның балалар бакчасы нәниләрнең күп булуы белән аерылып тора. Анда 35 бала тәрбияләнә, бакча җәйге чорда да эшләвен дәвам итте. Олы Урсак балалар бакчасы исә сабыйларны кабаттан 1 сентябрьдән кабул итәчәк, аларның саны унөч булыр дип көтелә. Ике мәктәптә дә без мәктәп яны бакчасында эшләүче укучыларны очраттык. Олы Урсакта быел суган уңган. Кызларның чәч толымы сыман матур итеп үрелгән суганны күреп, күпләр "ах" итте. "Безгә дә шулай эшләргә кирәк", дип әйтүчеләр дә булды. Кече Мәме мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективының да яңа уку елына әзерлекләре яхшы. Тәрбиячеләр балалар яратып карый торган "Смешариклар" мультфильмы геройлары шәһәрчеген ясаган.
    - Өч ел элек без 100 мең сум күләмендә грант откан идек. Шул акчага алмагач бакчасын яңарттык, - диде мәктәп директоры Людмила Старшова. - Якын киләчәктә мәктәпне әйләндереп алган рәшәткәләрне алыштырырга җыенабыз. Әлеге эшкә керешкәнче, мәктәпкә керү юлындагы зур карт агачларны кистек.
    Эксперт төркеменең яңа уку елына әзерлекне тикшерү нәтиҗәләре буенча, Идел­аръягы районнары арасында районыбызның Борындык мәктәбенә - өченче, Надеждино мәктәбенә алтынчы урын бирелүе турында язган идек инде. Димәк, әзерлекләре яхшы!
    Мөрәле һәм Колаңгы мәктәпләрендә иске әйберләргә икенче тормыш бүләк иткәннәр. Матурлап буягач, ватык икәнлеге бөтенләй сизелмәгән чәйнекләрдә дә шау чәчәкле гөлләр үсеп утыра биредә. Балаларның белеме, спорттагы уңышлары белән беррәттән, бакчасы белән дә горурлана алучы Федоровское мәктәбе укучыларыннан минем сыман күпләр ак көнләшү белән көнләшкәндер, мөгаен. "Эх, биредә укыйсы иде", дип уйлап куйдым мәктәпне карап чыккач. Олы Кайбыч, Бәрлебаш, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит, Чүти мәктәпләренең дә тырышканлыгы күренеп тора.
    Иске Чәчкабта быел тәҗрибә рәвешендә арпа белән бодай үстергәннәр.
    - Хәзерге заманда күп кенә балалар бөртекле культураларны аерып бетерми, - диде директор Айдар Хәсәнов. - Шуңа күрә аларның күбесен мәктәп яны участогында чәчтек. Укучылар арпа белән бодайны тәрбияләп үстереп кенә калмады, аларны танырга да өйрәнде.
    Олы Подберезье һәм Ульянково мәктәпләренең спорт залларында ремонт эшләре бара. Башлангыч мәктәпләр дә зур әзерлек белән укучыларын көтә. Шүширмә һәм Олы Тәрбит башлангыч мәктәбен балалар танымас та инде. Аларда капиталь ремонт үткәрелгән.
    - Барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзерләнүгә җитди караган. Мәктәп коллективлары да, укучылар да моның өчен тырышып әзерләнгән. Комиссия җиңүчеләрне билгеләде. Алар укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышында игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк, - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова.
    Шунысы куанычлы: бездә бер генә мәктәп тә ябылмаган. Тагын бер шатландырган әйбер: һәр мәктәптә интернет эшли. Тырышып уку һәм укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл яшәсен өчен мәктәп булуы гына түгел, күп итеп балалар туу да кирәк. Шулай булгач, яшь гаиләләр авылда төпләнеп калсын да, якты дөньяга сабыйлар аваз салсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: