Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычка район оешуның 25 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде

Урманнарында шаулап үскән йөзьяшәр имәннәре, мәшһүр җырчы кызы Галия Кайбицкаясы, уңган-тырыш халкы, гүзәл табигате белән дан тоткан районыбыз узган атнада үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Кайбычлыларны бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Бу көнне район мәдәният йортына мөхтәрәм кунаклар, оешма-предприятие җитәкчеләре җыелды, Кайбыч җирендә туып-үсеп, хәзер төрле төбәкләрдә яшәп, күңелләрендә туган якны сагыну катыш ярату хисен йөртүче якташларыбыз кайтты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барысын да сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде:
- Татарстанның гүзәл почмагында урнашкан Кайбыч районы алга таба да чәчәк атар, дип ышанам, - диде ул һәм ирешелгән уңышлар турында сөйләп, аларны тормышка ашыруда күрсәткән ярдәме өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты әлеге датаның уртак бәйрәм булуын ассызыклады.
- Барыгызны да чын күңелемнән Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Хөкүмәте, шәхсән үз исемемнән зур юбилеегыз белән котлыйм. Без дә сезнең белән бергә шатланабыз, - диде Президент. - 1991 елда тормыш­лар бик авыр иде, шуңа карамастан, сезнең соравыгыз буенча, беренче Президент район оештыру турында Указ кабул иткән. Бу дөрес эш булып чыкты. Республика ярдәме биредә яхшы җирлек табып, уңай нәтиҗәсен биргән. Кайбыч - перс­пективалы, динамик үсештә булган район. Киләчәктә дә районыгызның чәчәк атуын телим. Биредә күрше районардан килүчеләр дә утыра, алар да сезнең уңышлардан көнләшсен. Сәламәт көнләшү булырга тиеш. Зур канәгатьләнү хисләре белән шуны әйтәм: чыннан да Кайбыч районында соңгы елларда күп эш башкарылган. Сезнең район тарихы - яңа Татарстанның тарихы ул. Район үсешенә үз өлешен кертүчеләрнең барысына да рәхмәт.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов һөнәри өлкәләрендә зур тырышлык күрсәткән кайбычлыларга Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Якташларын котларга дип кайткан мөхтәрәм кунаклар арасында Ябалак авылында туып-үсеп, хәзер Мәскәү шәһәрендә яшәүче райондашыбыз, Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин да бар иде.
- Россия Федерациясендә яшәүче якташларым исеменнән барыгызны да зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Без Татарстан, Кайбыч белән чиксез горурланабыз, - диде ул үз чыгышында.

Бәйрәм театральләштерелгән тамаша рәвешендә дәвам итте. Күз явын алырлык итеп зәвык белән бизәлгән сәхнәдән ут чыгарды сәнгать осталары. "Казан" бию ансамб­ле солистлары Кайбыч шәҗәрәсен чагылдырган күренеш тәкъдим итте. Зур экранда районыбызның тарихи символы булган имән агачы тамырлары күрсәтелде. Әлеге экран аша күрсәтелгән видеороликлардан тамашачы Кайбычның тарихи үткәне, бүгенгесе, танылган шәхесләре һәм җирлегебездә башкарылган күркәм эш-гамәлләр турында бай һәм кызыклы мәгълүмат алды. Мәсәлән, Татарстан Республикасы гербы турындагы әңгәмә күпләрне кызыксындыргандыр дип уйлыйм. Гербның авторы - якташыбыз Назыйм Ханзафаров, ул Кайбыч гербын иҗат итүдә дә активлык күрсәтүчеләрнең берсе. Гербта төп символ - мирас итеп кабул ителгән милләтара дуслык - баһадир имәннең өч тармагы итеп сурәтләнә. Бу өч милләт - Кайбычта тату яшәүче татар, рус һәм чуваш халык­лары. Данлыклы Кайбыч урманнары турында видео­сюжет күрсәтелгәннән соң, Татарстанның атказанган артистлары "Фәридә-Алсу" дуэты - "Көтә мине Кайбыч урманы" җырын башкарды. Аны тыңлаганда бик күпләр күңеленнән туган ягыбыз белән горурлану хисләрен кичергәндер, мөгаен. Якташыбыз Лидия Әхмәтова белән "Бәрмәнчек" ансамб­ле дә чыгышлары белән шатландырды. "Йолдызлык" фестивале лау­реаты - "Авыл-денс" бию төркеме, әлеге фестиваль җиңүчесе Гөлназ Гайнуллина һәм зона туры җиңүчесе Азалия Миңнуллина үзләренең сәләтле булуын тагын бер кат күрсәтте. Кайбыч сандугачлары Лилия Вәлиуллина белән Илгиз Насыйровның җырлавын да тамашачы алкышларга күмде. Тантана аягүрә баскан килеш районыбыз гимнын җырлау белән тәмамланды. Барысы да - җыр-бию, котлаулар, Кайбычны егерме биш ел эчендә гөлбакча итүчеләргә рәхмәт һәм шул җирлектә яшәвебез белән чиксез горурлану хисе дә булды бу көнне. Әйе, синдә яшәвебез белән бәхетле без, Кайбычым! Алда туган көннәрең күп булсын, һәр көнең шатлык-куаныч белән тулып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычка район оешуның 25 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде