Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова авылдашлары алдында хисап тотты
Авыл җирлекләрендәге еллык отчет җыелышлары бөтенләй яңа форматта уза хәзер. Элеккеге шикелле кәгазьгә язылганны гына укып чыкмыйлар, компьютер технологияләрен дә эшкә җигәләр. Башкарылган эш турында сөйләгәндә, экранда шуны раслаучы фоторәсемнәр дә пәйда була. Бу инде чыннан да зур дәлил, коры сүзләр генә сөйләнмәгәнне ачык күрсәтә. Салымнарын вакытында түләмәүчеләрнең исемлеге дә,...
.jpg)
Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова иң элек халыкны 2013 ел өчен ниләр вәгъдә ителүе белән таныштырды һәм аларның чынбарлыкта ничек үтәлүенә тукталды. Ульянкованың Елга аръягы урамына суүткәргече кирәк булган, ул төзелгән, Зур урамында вак таш түшәлгән юл барлыкка килгән. Утыз елдан артык ремонт күрмәгән мәктәпләренә капиталь ремонт ясалган. Җыелыш мәктәптә узды, шуңа да яңартылган белем йортына әле беренче тапкыр гына кергән өлкән яшьтәгеләр андагы матурлыкка соклануларын яшермәде. Мәктәпне ремонтлау 8 миллион 866 мең 445 сумга төшкән. Классларда яңа җиһазлар, тәрәзәләр пластик, санузел эшли, заманча технологияләр киң кулланыла. Кыскасы, шартлары шәһәр мәктәпләренекеннән бер дә ким түгел. Әмма укучылар саны гына аз, анда бүген 9 класска 32 генә укучы исәпләнә. Бу мәктәпне узган елларда тәмамлаган чыгарылышлар, агрофирма "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында зур ярдәм күрсәткән. Әнә шулай җыелган акчага мәктәп тирәсен профнастил рәшәткә белән тотканнар, җиһазлар, жалюзи сатып алганнар. Мәктәп белән бергә фельдшер-акушерлык пункты да ремонтланган. Авыл халкының тагын бер зур шатлыгы бар: халык җыены узган көнне "Кояшкай" балалар бакчасы ремонттан соң кабат эшли башлады. Әмма анда әлегә сигез генә бала йөри. Мәктәп директоры Наталья Челнокова мәктәпкәчә яшьтәге һәр сабыйның шунда йөрүен тели, чөнки бакчада сабыйларны белем дөньясына да әзерлиләр. Узган еллардагы җыелышларда барлык авылларда да, төнлә урамда йөрерлек түгел, караңгы, лампочкалар куярга кирәк, дип таләп итәләр иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 2013 елда моны эшләргә вәгъдә итте һәм сүзендә торды. Былтыр Ульянково авыл җирлегенең барлык авылларында да урамнарны яктырту буенча эш башланган. Хәзер Ульянковода да, Корноуховода, Победа, Воскресенский авылларында да баганаларда ут яна, әмма әлегә барлык урамнарда да түгел. Быел Корноуховода электр линияләрен алмаштырырга җыеналар. Юллар төзү, халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча да сөйләшү булды. Авыл мәдәният йорты әлегә ремонт көтә.

- Ульянкованың социаль йөзе былтыр күзгә күренеп үзгәрде, авыл халкы район җитәкчесенә рәхмәтле, - диде Фәридә Сундурова, чыгышын тәмамлап.
- Рәхмәтне миңа түгел, ә Татарстан Президентына юлларга кирәк, - диде Альберт Рәхмәтуллин. - Җирлектә чыннан да зур эш башкарылган. - Чыгышларыгызны тыңлаганда блокнотыма, эшләгән кешегә тагын да ныграк ярдәм итәсем килә, дип язып куйдым. Бу сүзләр сезгә кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев