Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Раштуа атнасында Колаңгыдагы “Ирида” күп функция­ле үзәгендә дә бәйрәм чаралары узды

Анда да Кайбычтагы халыклар дуслыгы ачык күренде. Чыгыш ясаучылар районыбызның төрле авылларыннан җыелган һәм алар арасында руслар да, чувашлар да, керәшен татарлары да бар иде.

Колаңгы, Федоровское, Кече Мәме авыл җирлекләреннән җыелган тамашачыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән кайнар котлады.
- Раштуа һәр йортка бәхет-шатлыклар алып килсен. Иң мөһиме - илләр тыныч булсын, бу - барыбыз өчен дә иң кирәклесе. Өмет-ышанычлар, мәхәббәт һәрвакыт юлдашыгыз булсын. Бүген сезне котларга Николай атакай белән Надежда анакай да килде. Аларга халыкны дини юнәлештә тәрбияләүдәге эшчәнлекләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм, - диде ул.
Николай атакай Ермолаев та халыкка мөрәҗәгать итте: «Бер-берегезне яратыгыз, саклагыз. Безгә Ходай шулай куша».
Раштуа Федоровское, Кече Мәме мәктәпләре укучылары, Колаңгыдагы "Радуга", Кече Мәмедәге "Палан" (рәсемдә) фольклор ансамбльләре, "Җимерелмәс стена" коллективлары чыгышлары белән берггә үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Раштуа атнасында Колаңгыдагы “Ирида” күп функция­ле үзәгендә дә бәйрәм чаралары узды