12 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Надеждино фермасында районның терлекчелек тармагы белгечләре катнашында киңәшмә узды
Яңа ел каникуллары ун көнгә сузылса да, районыбыз терлекчеләре ялларсыз эшләде. Алар һәр көнне хезмәт вахтасында булды. Барлык терлекчеләр дә табыннарыбыз мул булсын өчен тырышып эшләде. Бәйрәм көннәренең берсендә Надеждино фермасында районның терлекчелек тармагы белгечләре катнашында узган киңәшмәдә дә алар адресына мактау сүзләре күп яңгырады. Бу елга куелган бурычлар хакында...
-
Раштуа атнасында Колаңгыдагы “Ирида” күп функцияле үзәгендә дә бәйрәм чаралары узды
Анда да Кайбычтагы халыклар дуслыгы ачык күренде. Чыгыш ясаучылар районыбызның төрле авылларыннан җыелган һәм алар арасында руслар да, чувашлар да, керәшен татарлары да бар иде.