Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Надеждино фермасында районның терлекчелек тармагы белгечләре катнашында киңәшмә узды

Яңа ел каникуллары ун көнгә сузылса да, районыбыз терлекчеләре ялларсыз эшләде. Алар һәр көнне хезмәт вахтасында булды. Барлык терлекчеләр дә табыннарыбыз мул булсын өчен тырышып эшләде. Бәйрәм көннәренең берсендә Надеждино фермасында районның терлекчелек тармагы белгечләре катнашында узган киңәшмәдә дә алар адресына мактау сүзләре күп яңгырады. Бу елга куелган бурычлар хакында...

Очрашу урыны итеп Надеждиноны сайлаулары очрак­лылык кына түгел. Монда, "Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыяте директоры Рифкать Басыйров әйтүенчә, 600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 243е - сыерлар. Җәйге чорда терлек азыгын җитәрлек хәзерләгәннәр, фермаларга ремонт ясалган, сөтүткәргечләр сузылган.Терлекчеләр хезмәтен җиңеләйтү өчен уңай шартлар тудырылган.Үрнәк алырлык бай тәҗрибәләре бар.
Терлекчеләребез 2015 елны да хезмәттә югары уңышлар белән төгәлләде. Терлекчелек тармагы буенча әле дүрт-биш еллап элек кенә уңышлары белән әллә ни мактана алмаган Кайбыч хәзер республика буенча яшел зонада. Яшел, димәк, яхшылар арасында, беренче унлыкта! Быел оешуының 25 еллыгын каршы алырга җыенучы район хәзер рес­публикадагы иң мактаулы районнарга тиңләшеп, Балтач, Әтнә кебек мул сөт савучы төбәкләргә йөз тотып эшли, киләчәккә тагын да зуррак бурычлар билгели.
- 2015 елда илдә кризис күзәтелсә дә, районыбыз өчен уңышлы ел булды. Дөрес, авыл хуҗалыгы тармагында беркайчан да җиңел булмаган. Безне әле корылык сыный, әле кризис. Әмма, ничек кенә булмасын, бу елда да без игенчелектә дә, терлекчелектә дә 2014 елгы дәрәҗәдә эш башкара алдык, төрле төзелешләр алып бардык. Бу - районыбызның барлык хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Күрсәткечләребезне тагын да яхшыртырга бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, бер урында таптанмасак, куйган максатларыбызга, һичшиксез, ирешә алачакбыз. Моның өчен һәр белгеч, һәр терлекче хезмәт урынында үзенә йөкләнгән бурычны намус белән үтәргә тиеш, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуда.
Кафега чакырылучыларның барысы да диярлек безгә таныш, мәкаләләребез геройлары, алар хакында без газетабыз битләрендә даими язып киләбез. Әнә Колабирде фермасы мөдире Валентина Катомина, "Яңа юл" хуҗалыгының ясалма орлыкландыру технологы Илдар Насыйров, икесе дә хезмәт алдынгылары. Аларга бу көнне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Борындыктан технолог Мәдинә Мингалиева республиканың нәсел эше буенча Баш дәүләт идарәсенең, ә Корноухово, Кошман авылларының ферма мөдирләре Гомәр Хәйбуллин, Равил Җиһаншин район башлыгының Мактау кәгазенә лаек булды. Хуҗа Хәсәннән ферма мөдире Светлана Петрова, ясалма орлыкландыру технологы Вероника Кузьмина, Олы Тәрбиттән ветеринария врачы Алексей Чинакин, Багайдан ветеринария врачы Рифат Сагунов, "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыятенең зоотехник- селекционеры Данил Кузьмин район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
- Мин терлекчелек тармагында 1994 елдан бирле эшлим инде, ферма мөдире булып эшли башлавыма 11 ел. Хәзерге вакытта безнең Колабирде фермасында 200 баш сыер, 100 баш тана бар. Коллективыбыз кечкенә, әмма башкарган хезмәтебез зур, - диде Валентина Катомина.
- Ә мин бу тармакка 1972 елда килдем. 2002 елдан - ясалма орлыкландыру технологы вазифасында. Хуҗалык, район җитәкчеләренә, республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка минем хезмәтемне шулай югары бәяләүләре өчен рәхмәтлемен, - дип, безнең әңгәмәгә кушылды Илдар Насыйров.
Киңәшмә барышында узган елга нәтиҗәләр ясалды, 2016 елга бурычлар да билгеләнде. Ә мәдәният хезмәткәрләре аларга иң матур җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Надеждино фермасында районның терлекчелек тармагы белгечләре катнашында киңәшмә узды