Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Авыл китапханәчесе

Борындык авылы китапханәчесе Алсинә Тимершина шушы көннәрдә Казанга бүләкләнергә барачак. Ул ТР Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан китапханәчеләр арасында үткәрелгән бәйгедә өченче урынны яулады.

Сайлаучыларның гражданлык хокукый культурасын күтәрү буенча игълан ителгән бу бәйгедә районның алты китапха­нәчесе катнашкан иде. Жюри Алсинә Галим кызының "Физик мөмкинлекләре чикле булган сайлаучыларның гражданлык активлыгын күтәрү", "Яшь сайлаучылар белән эш­ләү" дигән иҗади эшләрен югары бәяләгән. Аның бу бәйгедә җиңү яулавы очраклы гына хәл түгел. Авыл мәдәният йорты директоры Ләлә Ярхәмова белән берлектә әледән-әле төрле кичәләр уздырып, халыкка күңелле ял бүләк итәләр. Мө­рәле авылында Асия бе­лән Галим Гыйбадуллиннарның дус-тату гаиләсендә туып-үскән Алсинә башта Буадагы медицина училищесын тәмамлап, өч елдан артык халыкка медицина хезмәте күр­сәткән. Соңыннан Казандагы мәдәният институтының китапханәчеләр әзер­ләүче факультетында югары белем ала. Бәхетен Борындыкта тапкан ул. Тормыш иптәше Рузалит "Заволжье" җәмгыятенең уңган механизаторы. Уллары Рушан Казан фе­дераль университетының Яшел Үзәндәге филиалында физика буенча белем ала, Рамилләре унберенче класста укый. Дәү әниләре Динә белән бергәләп үрнәк гаилә булып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев