Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбычлылар Спас ярминкәсендә катнаштылар
Алабуга шәһәрендә “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында 16 нчы Бөтенроссия Спас ярминкәсе узды.
-
Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин мәдәни чараларда да актив катнаша
Мордовиядә берничә ел элек узган Сабантуйда Кайбыч үз мәдәниятен тәкъдим итте.
-
Кайбычта милли гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә
«…Телдә, музыкада, галәми сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы...» . ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында шулай дигән.
-
Кече Мәменең “Палан” халык фольклор ансамбле чуваш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты
Казан шәһәрендәге «Черек күл» паркында чуваш мәдәнияте бәйрәме узды.
-
Кайбыч талантлары Абхазиядә узган “Алтын мәйдан” фестивалендә катнашты
17-24 июльдә Абхазия Республикасының башкаласы Сухумида «Алтын мәйдан-Абхазия» Халыкара фольклор инклюзив фестивале узды. Алдан ук әйтеп куям, анда баруда ярдәм күрсәтүе өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Кошманнан Мотыйгуллиннар гаиләсе “Нечкәбил” республика бәйгесендә катнаша
Югары Осланда хатын-кыз матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлаучы «Нечкәбил-2022» республика бәйгесенең зона этабы узды. Анда Кайбыч, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан килгән гаиләләр катнашты.
-
Борындыкта яңа бәйрәм барлыкка килде
Борындык авылында яңа бәйрәм барлыкка килде. Без аны "Урам уеннары диалогы” дип атадык. Киләчәктә ул зур фестиваль булыр дигән өметтә калабыз.
-
"Кайбыч таңнары" газетасы “Кичке уен”ны үткәрүдә үз өлешен кертте
Редакциянең дә “Кичке уен» фестиваленә үз өлешен кертүе очраклы гына түгел. Мәдәният хезмәткәрләре дә, журналистлар да төрле конфессия вәкилләренең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, туган телләрен, мәдәниятен саклауга үзенең саллы өлешен кертә.
-
Кайбычка Бөтендөнья Татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова килде
Безнең районда узган очрашуда әлеге оешманың Буа, Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Югары Ослан, Яшел Үзән районы, бу районның Норлат авылы, Мари Эл республикасындагы, Кайбычтагы бүлеге җитәкчеләре һәм актив эшләүче хатын-кызлары катнашты.
-
Кайбычтагы кичке уен – халыклар дуслыгының ачык мисалы. Фотолар
Анда Мари Элдан да килделәр, Казан артистлары да катнашты.”Россия-1” телевидениесе эшләде. Кичке уенның иң өлкән катнашучысы Хуҗа Хәсәннән 94 яшьлек Елизавета Бартязова иде.
-
Кайбыч урамнары гармун моңнарына күмелде. Видео+Фоторепортаж
Кайбыч урамнарын яңгыратып гармунчылар килә. Алар бик күп, чөнки бөтен авыллардан җыелганнар. Күбесе өлкән һәм урта яшьләрдә булса да, араларында үзләре кадәр зур гармун күтәргән балалар да бар. Моңа кадәр Кайбычта гармунчылар парады булганы юк иде әле. Бу – тынгысыз йөрәкле мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзованың идеясе. Июль- август айларында авылларда узган Авыл көннәреннән соң, менә дүртенче елын инде Олы Кайбычта район күләмендә кичке уен үтә. Быелгысын әнә шулай гармунчылар чыгышы белән башлап җибәрергә булдылар. Гармунчылар да, җырчылар да милли киемнәрдән. Бәйрәмне туган якны өйрәнү музее директоры, үзе дә гармунда өздерүче Илдар Шакиров белән Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева башлап җибәрде.
-
Кайбычта узган “Кичке уен”ны бүген иртән телевизордан күрсәтәләр
Кичә Кайбычта узган “Кичке уен”ны бүген иртән 9.00 сәгатьтә ГТРК “Татарстан” (Россия1) каналыннан күрсәтәчәкләр.
-
Галия Кайбицкая исемендәге музейга тальян гармун белән радиоалгыч бүләк иткәннәр
Галия Кайбицкая исемендәге музейда эшләүче музыка уен коралларының ачык күргәзмәсе яңа экспонатлар белән тулылана бара. Бу хакта музей директоры Чулпан Камлиева хәбәр итте.
-
Кайбычның «Ак калфак” җитәкчесе Тукай районында алган тәэсирләре белән уртаклаша
15-17 июль көннәрендә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Тукай районында “Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт” дип исемләнгән күчмә утырыш уздырды. Анда Россия төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан һәм чит илләрдән 150 вәкил килгән иде.
-
Галия Кайбицкая исемендәге музейда күргәзмә эшли башлады
Галия Кайбицкая исемендәге музейның музыкаль салонында 1 августтан 31 сентябрьгә кадәр музыка инструментлары ачык күргәзмәсе эшләячәк. Экспонатлар арасында курай, кубыз, тальян һәм хромка гармуннары, мандолиналар бар. Озын һәм кыска дулкында эшләүче тәлинкәле һәм «Йолдыз-54» маркалы лампалы радиоалгычлар – узган гасыр истәлекләре.