Кайбычка Бөтендөнья Татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова килде
Безнең районда узган очрашуда әлеге оешманың Буа, Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Югары Ослан, Яшел Үзән районы, бу районның Норлат авылы, Мари Эл республикасындагы, Кайбычтагы бүлеге җитәкчеләре һәм актив эшләүче хатын-кызлары катнашты.
Очрашу бай тарихлы, ике мәчете, мәдрәсәсе, замана таләпләре буенча төзелгән «Тиенкәй” балалар бакчасы, ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән мәдәният йорты, ел саен диярлек яңа йортлар сафка басучы Кошман авылында узды. Сәфәр чыккан хатын-кызларны иң элек мәдәният йорты фойесында Кошман юкасы, коймак, гөбәдия, корт кебек милли ризыкларыбыз белән чәй эчерделәр. ”Менә шушы табыннан ук инде бу авылда гореф-гадәтләр саклануы, халкыбызның аш-суына өстенлек бирелүе, кунакчыллыгыгыз яхшы күренә”, – диде Кадрия Рәисовна.
“Ак калфак”лылар Кошманга җыелып беткәч, җирлек башлыгы Лилия Сафина туган авыллары, аның күренекле кешеләре турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйләде ки, үзебез бу хакта әллә ничә тапкыр ишеткән булсак та, кабат кызыксынып тыңладык. Күренекле авылдашлары – XX гасыр башы әдәбият мәйданында үз урынын алган әдип Әбрар Сәгыйдинең улы –ярты гасыр гомерен Казан педагогия институтына багышлаган тәҗрибәле педагог, танылган тел галиме, меңләгән укытучы-мөгаллимнәрнең остазы Марат Сәгыйтов һәм башкалар, сөннәтче-бабачылар, авылның бүгенге җанлы тормышын экранда фотоларда күрсәтеп сөйләде ул. Китапханәче Гөлия Сафиуллина туган авылларында гореф-гадәтләрне саклап калу, хатын-кызлар, балалар катнашында узган чаралар турында чыгыш ясады.
– Кошманның “Ак калфак”лылары максатчан эш алып бара. Болар кәгазьгә генә язып куелган эшләр түгел, ә чынбарлык. Хәзер бит артистланып булмый, бөтен эш фото, видео лар белән беркетелеп бара. Сезнең һәр мизгелегезгә сокланып утырдым. Башка районнардан килүчеләргә тәҗрибә алырдай матур эшләрегез күп, – диде Кадрия Рәисовна. – Авыл халкы өчен күп чаралар үткәрәсез. Яңа туган сабыйдан башлап, үсмер кызлар, яшь әниләр, урта буын хатын-кызлары, өлкәннәр – барысы да игътибар үзәгендә. Марат абый турында сүз чыккач, Кошман авылы миңа тагын да якын булып китте. Мин аның иң яраткан студентларының берсе идем. Ул бик көчле тел белгече булды.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев кунакларга Кайбыч районының үткәне, бүгенгесе турында бик күп мәгълүмат бирде. Балалар бакчасы, мәктәп эшчәнлеге белән дә таныштылар.
Олы Подберезье авылындагы җир эшкәртү, игенчелек музей-комплексын, Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музеен яратып карадылар. “Ак калфак”лыларны Галия Кайбицкая музее янында милли киемнәрдән киенгән мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать белән дус балалар каршы алды. Бөтен Кайбычка ишетерлек итеп, баян-гармун тавышы яңгырый.
“Ак калфак”лылар белән очрашуга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да килеп кушылды. Музей директоры Чулпан Камалиева экскурсия оештырганнан соң, түгәрәк өстәл артында әлеге оешманың Кайбычтагы эшчәнлеге буенча фикер алыштылар.
– Дөрес яшисез, кайбычлылар! Сездә Җәмилә Сәгыева җитәкчелегендәге “Ак калфак”ның эшчәнлеге ярылып ята. Милләтебезне гореф-гадәтләр, йолалар яшәтә, телебез саклана. Безнең тормышның нигезе шуңа корылган. Бүгенге чаралар өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт әйтәсем килә. Ул үзе дә гореф-гадәтләрне кечкенәдән төп йортта күреп үскән. Бүген аның Кайбычның күпмилләтле халкы белән бергә авыл ураманарыннан җырлап-биеп узуы минем өчен көтелмәгән күренеш булды. ТР Мәдәният министрлыгының “Уен Фест” рес публика фестивален монда килеп үткәрүе дә юкка гына түгел. Димәк, районда мәдәни тормыш кайный. Без бүген сездән нигезле яшәешне һәм матурлыкны күреп китәбез, – диде Кадрия Рәисовна саубуллашканда.
Гөлсинә Нурмиева, Яшел Үзән районының Норлат авылы:
– Кайбыч бездә шулкадәр җылы тәэсирләр калдырды ки, әле дә шул хакта уйланып йөрим. Кайбычтагы кебек тә яшәп була икән бит! Безнең күршеләрме соң болар? Әллә бөтенләй икенче дөньяга килеп эләктекме? Кайбычтагы чаралар вакытында күземнән әллә ничә тапкыр яшь чыкты. Райондагы “Ак калфак”ның эшчәнлегенә соклану, кызыгудан ул. Безне күптән көткән кунак кебек каршы алдылар. Сездәге урамнарның чисталыгына игътибар иттек. Бер генә чүп әсәре дә күрмәссең. Тыкрык лар да чиста. Гармунчыларыгызга сок ландык. Төрле милләт вәкилләре “Кичке уен” мәйданына бергәләшеп җырлап килде. Костюмнары шулкадәр матур. Аларның рәт-рәт булып мәйданга керүен күргәч, тагын күңелем тулды. Жанны айкый сездәге оешканлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев