Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбычтагы кичке уен – халыклар дуслыгының ачык мисалы. Фотолар

Анда Мари Элдан да килделәр, Казан артистлары да катнашты.”Россия-1” телевидениесе эшләде. Кичке уенның иң өлкән катнашучысы Хуҗа Хәсәннән 94 яшьлек Елизавета Бартязова иде.

Парадка район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, прокурор вазифаларын башкаручы Елена Суглова да килеп кушылды. Гармунчылар, матур итеп бизәлгән атлар мәйдан әйләнгәннән соң, җырлы-биюле тамаша башланып китте. Кайбычлылар белән бергә Йошкар-Ола шәһәреннән килгән “Болгар” халык бию ансамбле, “Сандугач” вокал студиясе солистлары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, Татарстанның халык артисты Резедә Төхвәтуллина, музыкант Алмаз Ахунов та чыгыш ясады. Бездәге манзараны “Россия1” каналы төшерде. Журналист Мөршидә Җиһан әзерләгән сюжетны бик күпләр яратып карагандыр дип ышансы килә.
-Без Кайбычка ашкынып киләбез, чөнки мондый бәйрәмнәр безнең дуслыкны тагын да ныгыта, араларны якынайта, бер-беребез белән аралашып яшибез. Кичке уен үзебездә дә уза, әмма сездән бик күп яңалык туплап китәбез,- диде Йошкар-Оланың “Рәйхан” фольклор ансамбле җитәкчесе Равия Мусина.
Альберт Илгизәрович үзенең сәламләү чыгышында болай диде:
-Без районнарда узган авыл көннәрен әнә шулай төрле милләтләр дуслыгын, бердәмлеген чагылдыручы шушы бәйрәм белән йомгаклыйбыз. Кәефебез яхшы: урып-җыю эшләре төгәлләнде, республиканың мөстәкыйльлек көнен дә матур итеп үткәрдек, сайлаулар узды, алга яңа бурычлар куйдык. Тырыш хезмәт, татулыкны күрсәтә торган районда яшибез. Зур теләгебез: халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу.
- Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасындагы ярышлар, шаян такмаклар әйтешү, кызыклы уеннар күп булган. Авыл көннәрен карап кайткач, мәдәният хезмәткәрләре берәмтекләп җыйган шушы бай мирасны, халкым хәзинәсен бергә туплап, бездә яшәүче бөтен милләт вәкилләрен берләштерү, бөтен район халкына күрсәтү теләге туды,- диде мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова.
Кайбычлыларның шатлыгын уртаклашырга килгән ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова да әлеге зур иҗади проект өчен рәхмәтен белдерде.
Сәхнә түрендә мәдәни тормышка зур өлеш керткән мәдәният йортлары хезмәтчәннәрен, китапханәчеләрне бүләкләделәр. Әле быел гына эшкә кайткан яшь белгечләр – балалар сәнгать мәктәбе директоры Эмиль Шәхетдинов, ирле-хатынлы Евгений һәм Карина Шутьконы да, Кайбыч җирендә җылы каршы алып, хөрмәтләделәр. Алар үзләренең чын талант ияләре булаларын һәр мәдәни чара саен раслап килә инде.
Өлкәннәр тәҗрибәсенә таянулары да күренеп тора. “И, хөрмәтле әби-бабайлар! Сез тыйнак та, сөйкемле дә! Сез – өйләребезнең яме- ашларыбызның тәме! Сез безне әдәпкә, әхлакка өйрәтәсез, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштырасыз”,- дип 25 кешегә - бабайларга түбәтәйләр, әби-апаларга шәлләр бүләк иттеләр. Алар арасында Салтыйганнан 91 яшьлек Саимә Шәрәфуллина, Борындыктан Галимҗан Бикмуллин, Хуҗа Хәсәннән 94 яшьлек Елизавета Бартязова да бар иде. Бүләккә бирелгән гөлләр – Казаннан “Наз” фонды директоры Нурания Сәйфетдинованыкы.
“Авыл иртәсе”, “Су юлы”, “Әйлән-бәйлән” белән башланып киткән кичке уенда “Зәлидә” дә әйләнделәр. “Дуслык әйлән-бәйләне” биюе безгә зур бүләк булды. Узган ел район мәдәният йорты мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү буенча Татарстан Хөкүмәте проектын откан иде. Бу бию – шул проект җимеше. Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә Истамбулга кадәр барып чыгыш ясап кайткан “Авыл денс”ның яшь биючеләре бәйрәм бизәге булды.
Халык уеннары кыза барды, тәмле табында, халык телендәге “солдат” боткасы белән сыйландык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев