Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбицкая исемендәге музейда түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте
Галия Кайбицкая исемендәге музейда «Киңәшле эш таркалмас» исеме астында үткән «түгәрәк өстәл» төрле елларда музейда эшләгән җитәкчеләрне бергә җыйды.
-
Кайбыч районының мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде
Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Соравыл күпфункцияле үзәге методисты Мария Ямщиковага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
-
Кайбычта узган кичке уенда өч республиканың фольклор коллективлары чыгыш ясады
Яздан башлап, көннәр салкынайтканчы, көз айларына кадәр яшьләр күңел ачкан кичке уеннарның, кыш көне кич утырулар һәм аулак өйләрнең ничек узганын хәзер бездә өлкәннәр генә түгел, урта буын вәкилләре, яшьләр һәм балалар да белә. Район мәдәният бүлеге, үзебезнең мохиттә яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, киләчәк буыннарга житкерү максатыннан, менә инде өченче ел рәттән кичке уеннар үткәрә. Алар июньнән башлап августка кадәр авылларда гөрләде. Ә узган атнада күпмилләтле халкыбыз Олы Кайбычтагы яңартылган Сабантуй мәйданында бәйрәм итте.
-
Иске Тәрбитнең “Саф хисләр” фольклор ансамбле - Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале финалисты
Иске Тәрбитнең “Саф хисләр” фольклор ансамбле Вологда өлкәсендә үткән “Традицияләрне дәвам итүчеләр” дип исемләнгән өченче Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале финалисты булды.
-
Кошманда төрле елларда авыл клубында эшләүчеләр катнашында очрашу үткәрелде
Адәм баласы олыгайгач, күңеле белән һәрвакыт башыннан узганнарны барлап яши. Көн саен диярлек яңалык-үзгәреш булып торган заманда артка борылып карарга, үткәннәрне искә алырга яратабыз. Хатирәләрне уйлап юанабыз, сөенәбез, кайчакларда уфтанып та куябыз. Эх, шул чакларны кайтарып булса иде, дибез. «Еллар узган саен, сагыну хисләре көчәеп, күңелләр очрашу мизгелләрен көтә, үткәннәр сагындыра, хатирәләрне бүлешәсе килә», — дигән сүзләрне өлкәннәр авызыннан еш ишетәбез. Әнә шул истәлекләрне күңелдән уздырып, алар белән уртаклашу максатында, Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина һәм мәдәният йорты методисты Ләйсән Гыйрфанова «Үткәннәр сагындыра» дип исемләнгән очрашулар сериясен башлап җибәргән. Беренче очрашу районыбызның лаеклы ялдагы китапханәчеләре өчен үткәрелде. Икенчесе төрле елларда авыл клубында эшләүчеләрне җыйды. Мин дә, капиталь ремонттан соң балкып торган мәдәният йортында, чәй табыны артында, укучылар концерты белән үрелеп барган җылы очрашуның шаһите булдым.
-
Олы Кайбычта кичке уен үткәрелә
Халкыбызның борынгыдан мирас булып килгән җырларын, матур биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буыннарга җиткерү максатында быел да кичке уен үткәрелә.
-
ТРның һәм РФнең атказанган, ТРның халык артисты, якташыбыз Лидия Әхмәтова балачагы, студент еллары, тормышы, иҗаты турында сөйли
Җырлый белү - ул табигый. Безнең өйдә барысы да уен коралларында уйный белә һәм җырлый иде. Мин дә искәрмә түгел. Шуңамы икән, ул бездә әллә ни ис китәрдәй сәләт дип исәпләнмәде. Без үскәндә радиодан Илһам Шакировлар, Әлфия Авзаловалар, Флера Сөләймановалар яңгырап тора иде. Алар да - көндәлек тормышның бер атрибутикасы.
-
Кайбыч районында “Кичке уен” үткәрелә
Иртәгә сәгать дүрттә район Сабантуй мәйданында "Кичке уен" уздырыла.
-
Федоровскоеда традицион «Дуслык чәчәге» фестивале үтте
Ноябрь башында Россиядә Халыкара бердәмлек көне билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан Федоровское мәктәбендә милли-мәдәни "Дуслык чәчәге" фестивале узды. Алтынчы ел рәттән үткәрелүче фестиваль укучыларның халыкара мөнәсәбәтләрен ихтирам итә белергә, милләтләр тарихын, гореф - гадәтләрен белеп үсүгә юнәлдерелгән. Балаларның кечкенәдән үк һәр милләтне хөрмәт итү, дус-тату һәм иң мөһиме бердәм булу максатыннан...
-
Кайбычлылар IV Республикакүләм “Балкыш” фестивалендә катнашты
Кайбычлылар үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар һәм лаеклы ялдагы өлкәннәрнең IV Республикакүләм "Балкыш" фестивалендә катнашты.
-
Кече Кайбычта капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортында Галия Кайбицкаяның тууына 110 ел тулу уңаеннан кичә үтте
Ул көнне Кече Кайбычта гүя яңгыр белән бергә бәхет яуды. Биредә бу көнне өчләтә бәйрәм булды. Яңа ФАП ачылышыннан соң, 150 урынга исәпләнгән, капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты да үз ишекләрен ачты. Биредә якташыбыз, күренекле опера җырчысы һәм татар милли музыкаль театрына нигез салган талантлы актриса, ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның...
-
Район үзәк китапханәсендә “Ак таяк көннәре” уңаеннан чара үтте
Ил күләмендә «Ак таяк» көннәре билгеләп үтелә. Ак таяк - ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көнең исеме дә шуның белән бәйле.
-
Иске Чәчкаб кызларын телевизордан күрсәтәчәкләр!
Иске Чәчкаб мәктәбенең "Салават күпере" вокаль ансамбле кызларын әледән-әле республикакүләм бәйгеләргә һәм проектларга чакырып торалар.
-
Кече Мәме авылында “Казан чувашлары” вокаль- инструменталь ансамбле концерты булды
Кече Мәмедәге мәдәният йортында "Казан чувашлары" вокаль-инструменталь ансамбле концерты булды.
-
Кайбычның артистлары Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашты
Район мәдәният йортының үзешчән артистлары Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова чакыруы буенча Кәрим Тинчурин театрында «Мәхәббәт чишмәсе» спектаклен карады.