Кайбычта узган кичке уенда өч республиканың фольклор коллективлары чыгыш ясады
Яздан башлап, көннәр салкынайтканчы, көз айларына кадәр яшьләр күңел ачкан кичке уеннарның, кыш көне кич утырулар һәм аулак өйләрнең ничек узганын хәзер бездә өлкәннәр генә түгел, урта буын вәкилләре, яшьләр һәм балалар да белә. Район мәдәният бүлеге, үзебезнең мохиттә яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, киләчәк буыннарга житкерү максатыннан, менә инде өченче ел рәттән кичке уеннар үткәрә. Алар июньнән башлап августка кадәр авылларда гөрләде. Ә узган атнада күпмилләтле халкыбыз Олы Кайбычтагы яңартылган Сабантуй мәйданында бәйрәм итте.
Быелгы кичке уен тагын да киңрәк масштабта узды. Күрше Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылыннан һәм Марий Элның Йошкар-Ола шәһәреннән дә фольклор коллективлары килеп, кунакчыл Кайбыч җирендә чыгыш ясады. Кичке уен районыбыз авылларындагы фольклор коллективлары чыгышы белән башланды. Татар, рус, чуваш, керәшеннәрнең милли күлмәкләрен кигән апалар, яшь кызлар, гармунчы ир-егетләрнең мәйдан тутырып биеп әйләнүләре аерым бер ямь өстәде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та сәламләү чыгышында районыбызда яшәүче төрле милләтләрне йөзек кашына тиңләде, аларны зур байлыгыбыз дип атады. Мөхтәрәм кунаклар арасында ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова да бар иде.
– Яңартылган әлеге мәйдан ел әйләнәсе төрле милләт вәкилләрен, туганнарны, дусларны җыя торган урынга әйләнсен иде,—диде ул.—Бәйрәмнәрегез матур уза, кайбычлылар эшли дә, ял да итә белә дип сөенәбез. Киләчәктә дә күңелегездә җыр-моң яшәсен!
Күңел җәүһәрләрен йөзек кашыдай саклыйлар
Алып баручылар Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, шулай ук Илнар Хөсәенов һәм үзебезнең Светлана Зиядиева кунакларны мәйдан түренә чакырды. Сәхнәне Урмайның «Мишәр» халык фольклор-эстрада ансамбле, «Тамчы» балалар фольклор коллективлары гөрләтте.
– Ут күршеләребез кайбычлылар белән гомер-гомергә дус яшибез. Бездә йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне барлау һәм саклау эшенең туктап торганы юк, – диде Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов. – 25 ел буе «Урмай моңы» татар җыры фестивале уздырылды. Әлеге проект ябылганнан соң, аны «Урмай-Зәлидә» Халыкара традицион төрки дөнья мәдәнияте фестивале алыштырды. «Кәрван-мирас» фестивале дә яшь буынга гореф-гадәтләребезне, милли үзенчәлекләребезне тапшыру һәм аны дөньяга таныту максатыннан үткәрелә. Бүген Кайбычта чыгыш ясаучы коллективларның икесе дә Урмайдан. «Мишәр» ансамбле мәдәният йорты каршында, «Тамчы» сәнгать мәктәбендә уңышлы эшләп килә.
«Мишәр»нең солисты, «Тамчы»ның җитәкчесе Илдус Шәйдуллин үзе дә аерым чыгыш ясады – тамашачыларга татар халык җырларын бүләк итте.
Марий Эл Республикасының татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Илгиз Гайсин, татар халкы кайда гына гомер итмәсен, тарихын һәм мәдәниятен онытмавын әйтте. Әлеге республиканың Йошкар-Ола шәһәрендә эшләүче «Болгар» халык бию ансамбле, шулай ук «Рәйхан» фольклор коллективы чыгышын да тамашачылар җылы кабул итте. Алар башлап җибәргән «Ай-ли Хатирә», «Чабата» уеннарына башкалар да кушылды.
– Мари төбәгендә яшәүче татарлар, кызны ярәшкәннән соң, бирнә әзерләү кичләрен үткәргән, – диде «Рәйхан»ның җитәкчесе Равия Мусина. – Аулак өйләрдән аермалы буларак, анда егетләр килмәгән. Кызлар үзләре генә җыелып, сандык әзерләгән. Ә кичке уеннар 1970 елга кадәр сакланган, халкыбыз аларны кар эрегәч, матур урында үткәргән. Кичке уеннардагы уеннарның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәсебез килде.
Бу көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Казанда Президент үткәргән киңәшмәдә катнашты. Кичке унны башыннан ук күрә алмаса да, кунакларның чыгышын тамаша карарга кайтып җитте, аларга чиксез рәхмәтен белдерде.
– Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, туган телебезне, милли гореф-гадәтләрне, халкыбызның күңел җәүһәрләрен энҗе бөртегедәй кадерләп саклыйсыз. Аларны киләчәк буыннарга җиткерүгә күп көч куясыз.Киләчәктә дә Чувашия һәм Кайбыч, Марий Эл дуслык күперләренең ныгуын телим, – диде ул. – Күпмилләтле булганга күрә, безнең төбәк бәйрәмнәргә һәм йолаларга бай. Төрле конфессия вәкилләре арасындагы бердәмлекне ныгытуда аларның роле зур. Чөнки бәйрәмнәрне бергә үткәреп, халкыбыз бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша дуслыгын тагын да ныгыта.
«Без дөрес юлда»
Иске Чәчкабның «Ак калфак», Каргалының «Сударыня», Олы Подберезьеның «Березка» фольклор коллективларының быел җәй, район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова белән берлектә, Кырымда “Алтын мәйдан” Халыкара фестиваль-бәйгесендә катнашулары турында язган идек инде. Аннан дипломант булып кайткан «Ак калфак» фольклор ансамбле дә кичке уенның бизәге булды. Көләч йөзле Иске Чәчкаб апалары, бии-бии, «Килдек дуслар» җырын яңгыратты. Сәхнәдә үзләрен шулкадәр иркен, матур тоталар, хәрәкәтләре дә тигез килеп чыга, әйтерсең лә гомер буе сәхнәдән төшмәгәннәр.
«Чүти мишәрләре» фольклор коллективы да кимен куймады. Үзләре яраткан «Сигезле биюе» белән йөрәкләрне җилкендерде.
– Өч ел элек старт алган проектыбыз зур, матур бәйрәмгә әйләнеп бара. Әби-бабаларыбыздан калган йолаларыбызны кадерләп саклый беләбез, аларны үсеп килүче яшь буынга тапшыра алабыз икән, димәк без дөрес юлдан барабыз, — диде район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова.
Бәйрәм барышында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен алдынгы мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Мәйданнан ерак түгел кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә дә эшләде. Авыл җирлекләре хезмәткәрләре теләгән һәр кешене коймак һәм чәй белән сыйлады. Татар эстрадасы артисты, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның кичке уенга кайтуы һәркем өчен сюрприз булгандыр. Тамашачылар арасында Олы Кайбычтан 85 яшьлек Әлфия Җәләлиева да бар иде.
– Өч ел рәттән Сабан туена бармаган идем. Афанасьевка клубында эшләүче кызым Гүзәлия, кичке уенда чыгыш ясыйм дигәч, килдем әле, – диде ул. – Без яшь чагында да аулак өйләр бар иде. Көндез каз йолкыгач җыела идек без анда. Табын артында чәй эчеп, зәлидә әйләндек. Бүгенгедәй бәйрәмнәрне оештырып бик дөрес эшлиләр, хәзерге яшьләр дә йолаларыбызны белсен, өйрәнсен иде.
Әлфия апа белән килешми мөмкин түгел. Олы кеше әнә шулай хәер-фатыйхасын бирә икән, димәк мәдәният хезмәткәрләре, чыннан да, дөрес юлда. Кичке уеннар дәвамлы булсын, күпмилләтле халкыбызны яңа матур эшләргә рухландырсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев