Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Федоровскоеда традицион «Дуслык чәчәге» фестивале үтте

Ноябрь башында Россиядә Халыкара бердәмлек көне билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан Федоровское мәктәбендә милли-мәдәни "Дуслык чәчәге" фестивале узды. Алтынчы ел рәттән үткәрелүче фестиваль укучыларның халыкара мөнәсәбәтләрен ихтирам итә белергә, милләтләр тарихын, гореф - гадәтләрен белеп үсүгә юнәлдерелгән. Балаларның кечкенәдән үк һәр милләтне хөрмәт итү, дус-тату һәм иң мөһиме бердәм булу максатыннан...

Сәхнәдә укучылардан торган биш фольклор коллектив гаҗәеп матур мохит тудырып, һәр милләтнең үзенчәлеген күрсәтте. Фестивальдә катнашучылар татар, беларус, чуваш, молдавия, рус милләтләре мәдәнияты, традицияләре белән таныштырды. Ә төп шарт - милләтнең визит карточкасы, җыр, бию милли кием һәм ризык . Әйе, фестивальгә әзерлек җитди. Аны укучыларның чыгышларыннан ук күреп була. Бер укучы да читтә калмаган, һәркайсы милли киеменнән, ә күзләрендә нур балкый. Укучылар белән бергә ата-аналар да чыгыш ясады. Мәктәп диварларында милли бию көйләре, җырлар тынмады, сәбәбе дә билгеле. Курчакларга милли киемнәрне укучылар үзләре тегеп, жюри алдында якладылар. Милли ризыклар белән баетылган өстәлләр муллыктан сыгылып тра,ә коридорга борынны кытыклап тәмле ризык исләр таралган.
Традициягә әйләнгән фестивальдә даими катнашучылар да, беренче мәртәбә чыгыш ясаучылар да булды. Аларны бер мәктәп һәм "Дуслык чәчәге"нең таҗлары берләштерә.
Жюри әгъзалары фестиваль җиңүчесе дип дуслыкны игълан итте.
Халыклар дуслыгы - безнең илебезнең зур байлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев