Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбычлылар IV Республикакүләм “Балкыш” фестивалендә катнашты

Кайбычлылар үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар һәм лаеклы ялдагы өлкәннәрнең IV Республикакүләм "Балкыш" фестивалендә катнашты.

Әлеге фестивальдә район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова белән ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова җитәкчелегендәге ветераннар һәи пенсионерлар чыгыш ясады. Аерым җырлау номинациясендә Олы Кайбычтан Марс Нигъмәтҗанов «Алым жәл түгел сиңа» җырын башкарды, нәфис сүз номинациясендә Мөрәледән Асия Гыйбадуллина «Туган ягым - яшел бишек» шигырен сөйләде. Ульянководан «Рябинушка» ансамбле вокал ансамбльләр номинациясендә «Ромашка»ны җырлады. Фольклор коллективлар арасында Борындыктан "Якты йолдызлар" төркеме боз китү йоласын күрсәтте. Фестивальдә катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды, ә җиңүчеләр соңрак игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев