Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбыч районының мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Соравыл күпфункцияле үзәге методисты Мария Ямщиковага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

Халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтүгә керткән өлеш­ләре һәм күпьеллык намуслы эшчәнлекләре өчен, озак еллар Багай мәдәният йортында эшләп, хәзер дә үзешчән сәнгатьтә катнашуын дәвам итүче Зоя Рожкова,

район мәдәният йорты аккомпаниаторы Алинә Хәйретдинова,

рәссам-бизәүче Рафаэль Нигъмәтуллин,

Афанасьевка клубы методисты Гүзәлия Гыймадиева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

 

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге методисты Алия Низамиева, авто­клуб мөдире Фәнил Җамалетдинов, Чүти мәдәният йорты методисты Гөлүсә Гыйльфанова, район мәдәният йорты режиссеры Ләйсән Шамилова, Кошман мәдәният йорты методисты Ләйсән Гыйрфанова мәдәният бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. 

Намуслы хезмәтләре һәм үзешчән халык сәнгатен үстерүгә керткән өлешләре өчен Иске Чәчкаб клубы методисты Наилә Сибгатуллина, Борындык мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова, Шүширмә клубы методисты Әлфирә Зарипова мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев