Кеше үлгәннән соң аның игелекле эшләре язылудан туктатыла, әмма өч искәрмә бар.
Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин хәбәр итте.
Дәлил итеп ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең с. г. в. бу хакта әйткән сүзләрен китерә.
«Кеше үлгәч, аның өч нәрсәдән кала башка эшләре туктатыла: өзлексез сәдака, башка кешеләр файдалана ала торган белемнәр, яки Аллаһы Тәгаләгә аның өчен ялварып дога кылучы балалар», — дип хәдис текстын китерә Макстагы үз каналында Камил Сәмигуллин.
Нет комментариев