Бәйрәм котлы булсын!
— Хөрмәтле кайбычлылар! Район Советы һәм башкарма комитет исеменнән сезне әлеге бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм! Халыклар бердәмлеге көне безгә бердәмлекнең никадәр мөһим булуын искәртә. Дус-тату булганда гына теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгу сәләте барлыкка килә.
Кайбыч районы — күпмилләтле зур Татарстанның бер өлеше. Хезмәт сөючән халкыбыз үзенең тырыш хезмәте белән республикабызны ныгыта, аны тагын да көчлерәк һәм заманча итә.
Алга таба да уртак рухи кыйммәтләребезне саклау, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау, үзара ышаныч һәм аңлашу мохитен ныгыту мөһим. Нәкъ менә шулай без киләчәк өчен ныклы нигез булдырабыз.
Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга да күтәренке рух, үз көчегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим!
Нет комментариев