Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кошманда төрле елларда авыл клубында эшләүчеләр катнашында очрашу үткәрелде

Адәм баласы олыгайгач, күңеле белән һәрвакыт башыннан узганнарны барлап яши. Көн саен диярлек яңалык-үзгәреш булып торган заманда артка борылып карарга, үткәннәрне искә алырга яратабыз. Хатирәләрне уйлап юанабыз, сөенәбез, кай­чакларда уфтанып та куябыз. Эх, шул чакларны кайтарып булса иде, дибез. «Еллар узган саен, сагыну хисләре көчәеп, күңелләр очрашу мизгелләрен көтә, үткәннәр сагындыра, хатирәләрне бүлешәсе килә», — ди­гән сүзләрне өлкәннәр авызыннан еш ишетәбез. Әнә шул истәлекләрне күңелдән уздырып, алар белән уртаклашу максатында, Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина һәм мәдәният йорты методисты Ләйсән Гыйрфанова «Үткәннәр сагындыра» дип исемләнгән очрашулар сериясен башлап җибәргән. Беренче очрашу районыбызның лаеклы ялдагы китап­ханәчеләре өчен үткәрелде. Икенчесе төрле елларда авыл клубында эшләүчеләрне җыйды. Мин дә, капиталь ремонттан соң балкып торган мәдәният йортында, чәй табыны артында, укучылар концерты белән үрелеп барган җылы очрашуның шаһите булдым.

Авыл халкының ял итү, аралашу урыны, мәдәни тормышның үзәге ул клуб. Элегрәк анда эшләүчеләр клуб мөдире, сәнгать җитәкчесе дип йөртелде. Бүген бу вазифаны методистлар башкара. Төрле үзгәрешләр булып торса да, мәдәният хезмәткәрләренең эше шул ук булып кала бирә. Башкалар бәйрәм иткәндә дә, алар бар күңел байлыгын тамашачыларга өләшә, гүзәллек дөнь­ясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Бу бүген дә, элек тә шулай булган. Кошман авылы клубында да кемнәр генә эшләп чыкмаган. Билгеле инде, очрашуга барысы да килә алмады, килгәннәре йөрәк түрендә саклап йөрткән якты хатирәләре белән рәхәтләнеп бүлеште. Аларны сезгә дә тәкъдим итәсе килә.

Сания Мотыйгуллина, пенсия­дә: «Миңа хезмәт юлын иске клубта башларга туры килде, анда төзек булган әйбер аз, кышларын салкын иде. Яшь чагым булгангадыр инде, моңа артык әһәмият бирмәдем. Бу эшне Рәфыйк абый Хәйретдиновтан кабул итеп алдым. Ул чагында хәзерге клуб салыначагы билгеле иде, шуңа күрә искесенә акча бирелмәде. Мәдәният хезмәткәре һөнәренә укып кайткан кеше буларак, үземчә стендлар да ясап элдем. Ул заманда яшьләр күп. Музыка куеп, «танцы»лар үткәрү хыялда гына булды. Клубны гармунчылар гөрләтте. Илшат Ганиев, Мансур Садриев, Әкрам Гайнетдинов клубка керү белән уйнап җибәрә иде, ялындырып тормадылар. Уеннар да, биюләр дә гармун белән булды. Укытучылар да, укучылар да активлык күрсәтте. Мәдәни чаралар алар белән узды. Яңа ел бәйрәмнәрендә халык лотерея уеннарын көтеп алды. Үзебезчә әнә шулай күңел ачтык. Тормыш иптәшем Салих белән очрашып йөргән чак иде, ул миңа һәр эштә ярдәм итте. Мәдәният хезмәткәре берүзе генә берни дә майтара алмый. Яшьләр белән спектакльләр әзерләп, аларны үзебездә генә түгел, башка авылларның сәхнәләрендә дә куйдык. Гүзәл һәм Раил Саттаровлар, Гөлнур һәм Назыйм Бикаевлар, Рушания һәм Хәмит Нәфыйковлар әнә шулай спектакльләр куя-куя аралашып, гаилә кордылар.
Хәзер генә ул артистлар киләләр дә, китәләр. Без эшләгән чорда аларны  авыл кешеләренә урнаштырдык. Концерт-спектакльләр дә еш була, урын җитми, мәктәп җитәкчелеге һәрвакыт хәлебезгә керде,  эскәмияләрне аннан ташыдык. Соңрак бераз яңа клубта, ягъни шушы бинада Ирек Миршинов белән дә эшләдек. Икәү булгач, барыбер җиңелрәк булды.

Зөһрә Фәизова, пенсиядә: «Салкын клублар безгә дә туры килде. Утын-күмер табу авыр иде.  Яшьләр күп булды, концерт-спектакльләрдә теләп катнаштылар. Сәхнәне үз иткән авылдашларның берсе дә чакыруыбызны кире какмады. Эшләү дәверендә төрле очрак­лар булды. Берсендә шулай Сәет Шәкүровның «Сине ташлап китә алмыйм» дигән әсәрен куярга Апас районына киттек. Отчет спектакле иде ул. Барганда бата-чума, көч-хәл килеп җиттек. Халык чыгышыбызны җылы кабул итте, дипломант булдык. Кайткан чагында тагын проблема туды: Каратунга туктадык кына, безнең белән барган  авылдашыбыз юкка чыкты. Әле теге, әле бу туганнарына барабыз. Ташлап кайтып китсәк, бетерә бу безне, дибез. Ул табылып, өйгә кайтып җиткәнче, сәгать әллә өч, әллә дүрт булды, соң иде инде. Мәдәният хезмәткәрләренең эш вакыты әнә шулай чикләнмәгән шул. Хәзерге клубларда җырлы-җырлый эшләрлек. Төрле чаралар үткәрелеп торсын, авыл халкы аларга тартылсын иде. Дүрт елдан соң минем урынга Фаил Сафиуллин килде. Соңрак күрешкәндә ул миңа: «Әй, Зөһрә апа, монда чыдап булмый, йөрәк авырта, дарулар кабам», - дип әйтә иде». Димәк, хезмәтебез җиңелләрдән булмаган.

Фаил Сафиуллин, янгын сүндерү часте  шоферы: «Клуб сүзен ишетүгә, үзем анда эшләгән чор искә төшә. Иҗат кичәләре, спектакльләр, урманда утын әзерләү барысы бергә күз алдына килеп баса. Һәр җирдә кыенлыклар була инде, мин эшләгәндә дә төрле чак булды. Берсендә шулай авылдашым Рәис Фатыйхов белән күмер алып кайтырга Апаска киттек. Кайтып барабыз шулай, берзаман, борылып карасак, арба юк, өзелеп калган. Нишлибез инде, дим. Икенче көнне, бүтән трактор белән барып, арбаны тарттырып алып, яңадан күмер төяп кайттык. Ул вакытта колхоз бик ярдәм итте. Артистлар килсә дә, колхоз ашханәсендә ашаталар иде. Хәзер шунысы рәхәт: артистларны төн кундырырга кирәкми, клубны җылытырга утын-күмер юнәтәсе юк».

Лилия Сафина, авыл җирлеге башлыгы: «Миңа клубта мәктәпне тәмамлагач та бер елдан артык эшләп алырга туры килде. Тормыш иптәшем Илдар белән мине сәхнә таныштырды. Алар Мөрәледән безнең авылга спектакль куярга килделәр. Илдар – гармунчы. Шуннан соң ул ике авыл арасындагы юлны еш таптый башлады, миңа ярдәм итеп, клубны япканчы яшьләрне уйната, җырлата иде. Аннары мәктәпкә күчтем. Укытучы булган чагымда да, авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгәч тә хезмәтем мәдәният учагы белән бәйле булды, авыл клубыннан хәзергәчә аерылмыйм».

Мәдинә Хәмидуллина, укытучы: «Китапханәгә дип эшкә кайткан идем, ул чордагы Олы Кайбыч авыл Советы рәисе Фәйрүзә Миндубаева клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләргә тәкъдим итте. Мин идән төзәтүне дә, чыршы алып кайтуны да белмәдем, Фаил абый янында иркә кыз кебек эшләдем. Үзебез сценарий язып, бәйрәм саен концерт куйдык. Ул чагында каеш сугыш уеннары популяр булды. Атна ахырында бөтен халык һинд кинолары карарга клубка агыла иде. Күбебез яшьләр идек, бик күңелле эшләдек».

Гөлсинә Зәйнуллина, пенсиядә: «Авыл клубында 13 ел эшләдем. Гаиләбез белән шунда кайнадык. Бәйгеләрдә катнашырга кая гына бармадык. Бригадир булса да,  тормыш иптәшем Илдар  булышчым булды. Ул үзе дә ике елга якын клубта эшләп алды. Безнең белән дә кызыклы да, кызганыч та вакыйгалар шактый булды. Шулай бервакыт Илдар чыршы алып кайтырга урманга китте. Аны клуб ишеге төбендә калдырып,  өйгә ачкыч алырга кайтты. Кире клубка менсә, чыр­шыдан җилләр искән. Ат җигеп, толып киеп, яңадан урманга барудан башка чара калмады. Тагын шунысы истә калган: артистлар килгәч, аларны кундырырга  атлыгып тормыйлар иде. Үзебезгә алып кайтып, мунча ягып керттек, күчтәнәчләр биреп озаттык».

Илзирә Минвәлиева, сатучы: «Авылдашларымны тыңлап утыр­дым да, алардан аермалы буларак, мин бер мәшәкать тә күрмәгәнмен икән, дип уйлап куйдым. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаның ярдәмен тоеп  эшләдем. Без аның белән классташлар да әле. Мәктәптә Кече Мәмедән яшь педагог Альбина Туралева укытты. Ул клубта аэробика һәм бию түгәрәкләре оештырды. Биюче кызларыбыз — Айсылу Хәйруллина, Алия Сафина, Диләрә Миршинова, Алия Насретдинова, Әлфия Сафина минем уң кулым, һәр концертның бизәге булды. Бу кызлар район үзәгендәге мәдәни чараларда да күп катнашты. Татар кинематографиясе тарихына кереп калган «Яланаяклы кыз» фильмы да мин клуб  мөдире булган дәвердә төшерелде».

Мәдинә Фатыйхова, пенсиядә: «Әлеге кино төшерелгәндә, мин клубта техник хезмәткәр идем. Артистлар бездә кунды. Тора-бара мәдәният йорты методисты булдым. Китапханәче Гөлия Сафиуллина белән, кулга-кул тотынышып, дус-тату эшләдек. Бергәләп үткәргән Сөмбелә бәйрәме, бәләкәч туе, юка бәйрәме, 50 яшь — картлыкның яшьлеге, аулак өй кичәләре әле дә күз алдымда тора. Хезмәтемне яраттым, ни дисәң дә, эштә, кеше арасында рәхәт ул».
Шул рәвешле, җанлы әңгәмә кызганнан кызды, чәй дә әллә ничә тапкыр яңарды,  хәтер-сандыгы тагын да киңрәк ачыла барды. Авылыбыз шагыйрәләре Сания Мотыйгуллина белән Зөһрә Фәизованың күптән түгел генә «табадан төшкән» шигырьләрен дә тыңладык. Гармунчы Илдар Зәйнуллин уйнаган көйгә кушылып, җыр суздык. Сөйләр сүзләр, хатирәләр арта барды.  Авыл клубы тарихы турында мәгълүмат туплап, альбом ясарга дигән фикергә килделәр.  Ә «Үткәннәр сагындыра» циклыннан чираттагы очрашу, элек колхозда эшләп, хәзер лаеклы ялда булган өлкәннәр белән узачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев