Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбычның артистлары Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашты

Район мәдәният йортының үзешчән артистлары Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова чакыруы буенча Кәрим Тинчурин театрында «Мәхәббәт чишмәсе» спектаклен карады.

Исегездә булса, Кайбыч үзешчәннәре дә әлеге әсәрне сәхнәләштергән иде. Аларның спектаклен карарга Исламия Мәхмүтова үзе дә кайтты. Киңәшләрен биреп, безнекеләрне үз спектакльләренә чакырып китте. Бу көннәрдә кайбычлылар башкала артистларының уйнавын карап, мастер-класс үтеп кайтты. Тамашадан соң үзешчән артистларыбыз өчен театр артистлары белән җылы очрашу оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев