Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбыч районында “Кичке уен” үткәрелә

Иртәгә сәгать дүрттә район Сабантуй мәйданында "Кичке уен" уздырыла.

"Районыбызда яшәүче татар, рус, керәшен һәм чуваш халыкларының күңел җәүһәрләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын барлау һәм аларны саклау максатыннан оештырылган "Кичке уеннар" авылларда үткәрелгән иде инде. Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларны уздыруда активлык күрсәткән мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләячәк. Милли уеннар, үзешчәннәр чыгышлары белән үрелеп баручы бәйрәмгә барыгызны да көтеп калабыз. Һәркем кайнар коймак,чәй белән сыйлана алачак", - дип хәбәр итте мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев