Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район үзәк китапханәсендә “Ак таяк көннәре” уңаеннан чара үтте

Ил күләмендә «Ак таяк» көннәре билгеләп үтелә. Ак таяк - ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көнең исеме дә шуның белән бәйле.

Әлеге көн уңаеннан район үзәк китапханәсендә "Ак таяк" - ярдәмче һәм яхшы дус" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Күз күрүе начар булган кешеләрне дә китап укуга җәлеп итәргә мөмкин. Китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Китап - начар күрүче кешегә башкаларның үз күзләре белән күрә ала торгансурәтләрен ачып бирергә ярдәм итә. Андый кеше күп очракта киләчәккә өметен югалта, рухи яктан сына. Ә менә Олы Кайбычта яшәүче Вәсилә Сәләхиева шушы авырлыклар алдында югалып калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә бүгенге көнгә сөенеп яшәвен дәвам итә. Вәсилә апа үзе кебек начар күрүчеләргә китапханәдә дин сабагын өйрәтергә тели. Моның өчен ул Брайль системасы буенча догалар уку, намаз тәртибенә төшенергә ярдәм итә. Китапханәбез фондында шушы система буенча төзелгән китаплар, шулай ук аудио-китаплар да бар. 2014 елда күзләре начар күрүчеләргә ярдәм итү өчен махсус проект яздык.

Нәтиҗәдә китапханәбезгә Брайль системасы буенча диктофон, бастыручы машина, сөйләүче флеш-карта, кирәкле кәгазьләр, тифлофлешплеер кайтты. Очрашуда район үзәк сырхауханәсенең күз табибы Айсылу Нигъмәтуллина да катнашты. Ул күзләрне саклау өчен файдалы киңәшләрен бирде.

- Күз алдына китерегез: көннәрнең берендә, иртән күзләрегезне ачасыз һәм караңгылыкка тап буласыз… Яисә ниндидер чир, бәла-каза аркасында күрү сәләтегезне югалтасыз… Яки берәр туганыгыз, балагыз, оныгыгыз сукыр булып туа. Язмыш сынавыннан берәү дә кача алмый һәм аннан беркем дә иминият таныклыгы сатып алмаган. Шуңа күрә тирә-юньдәге күрмәүчеләргә карата игътибарлы, миһербанлы, сабыр булсак иде! - дип тәмамлады кичәне китапханәче Гөлфинур Сабирова.

Брайль укуы буенча ярдәм сорап китапханәгә мөрәҗәгать итүчеләргә безнең ишекләр һәрвакыт ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев