Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иске Тәрбитнең “Саф хисләр” фольклор ансамбле - Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале финалисты

Иске Тәрбитнең “Саф хисләр” фольклор ансамбле Вологда өлкәсендә үткән “Традицияләрне дәвам итүчеләр” дип исемләнгән өченче Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале финалисты булды.

Фестиваль илебезнең 35 төбәгеннән 240тан артык катнашучыны үз канаты астына җыйды. Безнең ансамбль 14-17 яшьлек балалар арасында “Фольклор” номинациясендә чыгыш ясады. Педагоглар да гади тамашачы булып кына утырмады, алар аерым номинация сәләтләрен сынады. 
Өч көнлек балалар фестивале программасы күргәзмә-ярминкәләрне, мастер-классларны, экскурсияләрне, фольклор коллективлар чыгышларын һәм башка чараларны үз эченә алды. Әлеге балачак бәйрәме күңелләрдә якты хәтирәләр һәм уңай тәэсирләр генә калдырды. Балаларыбыз тимерчелек, чүлмәкчелек эше белән якыннан танышты, каен тузыннан ничек итеп төрле эшләнмәләр ясалуын, челтәрләр үрелүен күрде, күбесен, үз куллары белән тотып, эшләп тә карадылар. Ферапонтов монастырена экскурсиягә дә бардык. 
“Традицияләрне дәвам итүчеләр” – халык мәдәнияте нигезендә этномәдәни белем бирүнең иң яхшы ысулы. Әлеге фестиваль бәйрәм салюты белән тәмамланды. Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу боерыгы нигезендә, бәйрәм барган чагында җирдән нибары 300 метр биеклектә һавага ике СУ-35С159 очкычы күтәрелде. 
Мондый зур масштаблы халык талантлары смотрында катнашу мөмкинлеге тудырган һәркемгә, аеруча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтлебез. 
Ансамблебез “Халык традицияләренә тугрылык өчен” дипломына һәм истәлекле бүләккә лаек булды. 

Надежда Полякова, 
Иске Тәрбит мәктәбенең музыка укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев