Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбицкая исемендәге музейда түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте

Галия Кайбицкая исемендәге музейда «Киңәшле эш таркалмас» исеме астында үткән «түгәрәк өстәл» төрле елларда музейда эшләгән җитәкчеләрне бергә җыйды.

Очрашуга музейны яңа баштан оештыруга, экспонатлар табуга зур көч керткән Мәрьям Шәфигуллина, озак еллар шул музейны җитәкләгән Әлфия Закирова, аннан соң эшләгән Алия Мотыйгуллина, Энҗе Мингалиева, Әлфинур Баһавиева чакырылган иде. Егерме елдан артык үз тарихы булган музей эшчәнлеген быелдан яңа шартларда алып бара – район үзәгендә Туган якны өйрәнү музее ачылу, биредәге этнография залына үзгәреш кертүне сорый. 
Тәкъдим- кинәшләр киләчәктә музей эшен җанландырырга, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Музей Советын булдыру, районда музейлар буенча туристлар өчен маршрут төзү, музей каршында «Өченче буын университеты»ның төрле факультетларын ачу, эчтәлекле күргәзмәләр оештыру мәсәләләре буенча җанлы сөйләшү булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев