Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбычта яшьләр көне узды
Узган атнаның шимбәсендә бөтен ил күләмендә Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне Кайбыч яшьләре Олы Кайбычтагы Сабан туе мәйданына җыелды. Бәйрәм "Президент белән бергә" хәрәкәте җитәкчесе Гөлнара Җиһаншина катнашында үтте. Яшьләр булган җирдә уен-көлке, җыр-биюләр тынып тормый ул. Район яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов бәйрәм белән...
-
“Чуваш чибәре” конкурсында Кайбыч кызы да бар
Кече Мәме авылындагы "Палан" фольклор ансамбле Нурлатта "Уяв" дип исемләнгән Бөтенроссия чуваш бәйрәмендә катнашты. Бу бәйрәм тугызынчы тапкыр шулай зурлап үткәрелсә дә, безнекеләрнең анда әле беренче генә тапкыр катнашулары. Эшкә уңган чуваш халкының гасырлардан- гасырларга дәвам итүче тарихы, гореф-гадәтләре, бай фольклоры киң чагылыш таба бу бәйрәмдә. Россиянең төрле почмакларыннан җыелган...
-
Кайбыч китапханәләренә рәхим итегез!
Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән. Кайбыч үзәкләштерелгән китапханә системасында бүгенге көндә 30 китапханә бар. Аларда эшләүче 37 китапханәченең унысы югары һөнәри белемгә һәм...
-
“Нечкәбил” бәйгесендә Кайбычтан кем катнаша?
"Нечкәбил-2015" матурлык, аналар һәм гаилә кыйммәтләре ХI республикакүләм бәйгесе старт алды. 2004 елдан бирле үткәрелүче әлеге бәйге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Бәйге үрнәк балалар үстерүче, һәр яктан уңган-булган әниләр арасында уза. Аналарның бөеклегенә дан җырлаучы әлеге бәйгенең максаты - күркәм гаиләләрне барлау, аналарның җәмгыятьтәге абруен тагын...
-
“Ул кайтты”
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бүген Әтнә районында спектакль куя. Алар анда драматург Әнгам Атнабаевның "Ул кайтты" дигән спектаклен күрсәтә. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган бу спектакльне Кайбыч тамашачылары яратып карады. Аны Олы Кайбычта гына түгел, башка авылларда да күрсәттеләр. Сугыш елларының бөтен авырлыгын, ана белән бала мәхәббәтен, илебез халкының...
-
Кайбычлылар изге болгар җыенында катнашты
Идел буе Болгар дәүләте чорында борынгы бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүенә багышланган җыен Спас районындагы борынгы Болгар шәһәрчеге җирендә 27 ел рәттән оештырылды. Быел ул Болгар җиренең бай тарихын танытучы вакыйгалары белән истә калды. Җыенда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил...
-
Кайбычта Галия Кайбицкая музеенда Мәдәният елы уңаеннан чаралар үткәрелә
2014 ел Татарстан Республикасында һәм Рәсәй күләмендә Мәдәният елы булып игълан ителде. Бу уңайдан Галия Кайбицкая музеенда да күп кенә чаралар үткәрү максат итеп куелган. Мәдәният елын беренче булып музейда Камил Мотыйгыйга, Муса Җәлил белән Галия Кайбицкаяның иҗади дуслыгына багышланган лекцияләр ачып җибәрде.
-
Олы Кайбыч мәдәният йортында “Йолдызлык” республика фестиваленең район туры гала-концерты узды
Район мәдәният йортында җиңелчә ыгы-зыгы тантана итә: соңгы әзерлек, кечкенә артистларның дулкынлануы...
-
Кайбычта сиксәненче еллар дискотекасы булды
Гашыйклар көнендә район үзәгендәге ике кафеда төнгә кадәр дискотека узды.
-
Район балалар китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь Шәүкәт Галиевне искә алдылар
"Миләшкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләргә нинди зур бүләк әзерләгән район китапханәчеләре! Ниндиме?
-
Олы Кайбычта яшәүче ветеран-укытучы Әлфия Авзалованың Татар дәүләт филармониясендә узган концертында катнашты
"Мине Әлфия Авзалова концертына җырларга чакырулары көтмәгәндә булды", - диде Олы Кайбычта яшәүче ветеран-укытучы Флера Фатыйхова.
-
Кайбычта төп чыршының утлары кабынды
2013 елның санаулы көннәре калып барганда, төгәлрәге 26 декабрьдә районның төп чыршысының утлары кабынды.
-
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә музыканы гомерлек юлдаш итәргә ант бирделәр
Быел Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенә укырга килүче ун баланың да музыкага сәләте инде хәзер үк күренә - нота өйрәнә башлаганнарына әле берничә ай гына, ә алар инде теория буенча да шактый белем туплаган, музыка уен коралларында да менә дигән итеп уйныйлар!
-
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә иң музыкаль гаиләне ачыкладылар
"Үз өендә бәхетле кеше, тормышта да бәхетле", дип классик язучы Лев Толстой юкка гына язып калдырмагандыр. Безнең районда да яшәүдән ямь, тәм табып яшәүчеләр, гаиләләре белән сәнгатькә гашыйк кешеләр күп. Балалар сәнгать мәктәбендә узган "Хәерле кич!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә бу ачык күренә. Резедә Хисамова һәм Зөлфия Яруллиналар җитәкчелегендә фортепиано,...
-
Мәлки сәхнәсендә Кайбыч һәм Югары Ослан үзешчәннәре концерты узды
Яңа мәдәни үзәк ачылганнан бирле, әй, кинәнә лә Мәлки авылы халкы концертлар карап! Авыл, район үзешчәннәре, Татарстанда танылу алган артистлар да еш чыгыш ясый биредә. Залның һәрвакыт тулуы булуы да аңлашыла, моңга сусаган күңелләр җыр-биюсез, уен-көлкесез яши аламы соң ул?