Олы Кайбыч мәдәният йортында “Йолдызлык” республика фестиваленең район туры гала-концерты узды
Район мәдәният йортында җиңелчә ыгы-зыгы тантана итә: соңгы әзерлек, кечкенә артистларның дулкынлануы...
Әйе, бирегә "Йолдызлык" республика фестиваленең гала-концертында катнашучылар үз талантларын күрсәтергә җыелды. Хореография буенча танылган "Авыл-денс" уртанчылар бию төркеме белән хәзер Федоровскоеның "Блек-стрит" төркеме дә ярыша.
Мөгаен, яхшы чыгыш ясау өчен матур күлмәк, туфли, прическа гына төп роль уйнамый, дип чыгыш ясаучы конферансье Динара һәм Гөлназ хаклыдыр. Матур, зәвык белән тегелгән сәхнә костюмнары башкаручыларга килешеп тора. Бары тик яшь артист һәм аның остазы гына җиңүгә нинди көч аша ирешелгәнен аңлыйдыр. "Солнышко" бию коллективы куйган "Стиляги" биюе тамашачыларны елмайтты.
"Капельки" кызлар вокаль-ансамбле башкарган "Почемучки" җыры да һәркем күңеленә хуш килде. Иске Чәчкаб авылыннан конферансье Ләлә Хөсәенова һәм Илназ Шәмсетдинов та тамашачы күңелен яулады.
Адилә Сөнгатуллинага ияреп, барыбыз да әкият иленә аяк бастык һәм Золушкада кунакта булдык.
Фестиваль кояш дискотекасы белән тәмамланды.
"Йолдызлык" фестивале җиңүчеләренә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дипломнар тапшырды яшь артистларга, аларның остазларына рәхмәтен җиткерде.
- Сез булдырдыгыз! Без булдырабыз! Без сезне зур сәхнәләрдә күрергә дә өметләнәбез. Фестивальнең республика этабында да районыбыз данын лаеклы якларсыз дип ышанам, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев