“Чуваш чибәре” конкурсында Кайбыч кызы да бар
Кече Мәме авылындагы "Палан" фольклор ансамбле Нурлатта "Уяв" дип исемләнгән Бөтенроссия чуваш бәйрәмендә катнашты. Бу бәйрәм тугызынчы тапкыр шулай зурлап үткәрелсә дә, безнекеләрнең анда әле беренче генә тапкыр катнашулары. Эшкә уңган чуваш халкының гасырлардан- гасырларга дәвам итүче тарихы, гореф-гадәтләре, бай фольклоры киң чагылыш таба бу бәйрәмдә. Россиянең төрле почмакларыннан җыелган...
Кече Мәме авылындагы "Палан" фольклор ансамбле Нурлатта "Уяв" дип исемләнгән Бөтенроссия чуваш бәйрәмендә катнашты. Бу бәйрәм тугызынчы тапкыр шулай зурлап үткәрелсә дә, безнекеләрнең анда әле беренче генә тапкыр катнашулары.
Эшкә уңган чуваш халкының гасырлардан- гасырларга дәвам итүче тарихы, гореф-гадәтләре, бай фольклоры киң чагылыш таба бу бәйрәмдә. Россиянең төрле почмакларыннан җыелган кунакларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кайнар сәламләде. "Уяв" бәйрәмендә ел саен "Чуваш чибәре" бәйгесе дә үткәрелә. Анда Кече Мәме авылы кызы Светлана Дютина да уңышлы гына чыгыш ясады, истәлекле бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев