Район балалар китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь Шәүкәт Галиевне искә алдылар
"Миләшкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләргә нинди зур бүләк әзерләгән район китапханәчеләре! Ниндиме?
Күренекле шагыйрь Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан бик матур кичә оештырганнар. Кечкенә дусларыбыз үзләре дә күчтәнәчсез килмәгән китапханәгә - Шәүкәт абыйлары язган шигырьләрне өйрәнгәннәр. Китапханәче Эльмира апалары Хәялиева шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды. Бергәләп табышмакларга җаваплар да эзләделәр.
Шәүкәт Галиевны бик яхшы белгән, 40 ел гомерен балалар китапханәсендәге хезмәтенә багышлаган Сәгыйрә апа Ярхәмова да күңеле түрендә сакланган бик тә кадерле ядкарьләре - истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашты.
- Шәүкәт абый белән без бер түбә астында яшәдек. Биш ел бездә вакытлыча йортта торды ул. Бик ярдәмчел, шаян, шат күңелле иде. Китапларны һай күп укый иде дә соң! Төннәрен дә кәгазь-каләменнән аерылмады. Инде менә хәзер сез, балалар, аның шигырьләрен яттан өйрәнгәнсез. Киләчәктә бәлки кайберләрегез шагыйрь, язучы да булыр. Иң мөһиме - акыллы, тәрбияле булыгыз, авырмагыз, - диде ул үзенә төбәлгән сабыйларга елмаеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев