Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбыч китапханәләренә рәхим итегез!

Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән. Кайбыч үзәкләштерел­гән китапханә системасында бүгенге көндә 30 китапханә бар. Аларда эшләүче 37 китапханәченең унысы югары һөнәри белемгә һәм...

Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән.


Кайбыч үзәкләштерел­гән китапханә системасында бүгенге көндә 30 китапханә бар. Аларда эшләүче 37 китапханәченең унысы югары һөнәри белемгә һәм 17се зур хез­мәт стажына ия, җидесе махсус урта белемле, ике хезмәткәребез бүгенге көндә югары бе­лем ала. Алар барысы да китапханәче һө­нәренең, китапханәнең абруен күтәрү максаты белән тырышып эш­ли. Иң яхшылар арасында - Кошман авылыннан Гө­лия Сафиуллина, Мәл­ки­дән Нина Маланьева һәм Олы Подберезьедан Лидия Зяблова.

Китапханәләр төрле юнәлешләр буенча эшли. Кү­бесендә туган якны өй­рәнү эшчәнлеге активлашты. Район һәм авылларыбыз тарихы турында "Мирасыбыз ядъкәрләре", китапханәләр тарихы турында мәгълүматлар тупланды. Хәзерге вакытта аграр яшьләр оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушан Сайранов тарафыннан "Авыллар тарихы" китабы нәшрияткә әзер­ләнә.

Безнең үзәкләштерел­гән китапханәләр системасыннан 11 мең китап укучы файдалана. Гомуми фондта 229 мең данә китап, журнал, басма һәм электрон аудиоматериаллар исәп­ләнә. Бөтен район буенча бер елда китапханәләргә 138 мең кеше мөрәҗәгать итте. Безгә күбрәк мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар, эшче яшьләр йөри. Әти-әниләре белән килүче нәни укучыларны китапханәбездә күрү биг­рәк тә күңелле. Белешмәлекләргә, энциклопедия, сүзлекләр, икътисад, юриспруденция, психология, тарих дәреслекләренә, матур әдәбиятка сорау зур.

Ки­тапханәгә килгән һәр­кемгә, өлкән кешеме ул, баламы, зур игътибар бирәбез, аларның үтенечләрен кире какмас өчен, интернеттан һәм булган барлык ресурслардан файдаланабыз. Бүгенге көндә Кайбыч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең 29 китапханәсендә дә теләсә кайсы китап укучы килеп кулланырлык компьютер, принтер булдырылды. Алар интернет челтәренә тоташтырган. Үзәк китапханәдә "Консультант Плюс" белешмә-хокук системасы булу китап укучыга кирәкле документны табып, аның электрон кү­чермәсен алырга, ки­лә­чәктә файдалану өчен бастырып чыгарырга мөм­кинлек бирә. Китапханәчеләр авыл кешеләренең тормышы-эшчәнлегенә кагылышлы теләсә нинди сорау буенча мәгъ­лүмат таба.

Коллектив үзенең уңыш­лары белән горурлана ала. Татарстан Мәдә­ният министрлыгы тарафыннан ел саен игълан ителеп килгән "Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендәге иң яхшы муниципаль мәдә­ният учреждениесе һәм аларның хезмәткәрләре" конкурсында катнашып, безнең китапханәчеләр ел саен акчалата бүләккә лаек була. Мисал итеп, Борындык китапха­нә­чесе Алсинә Тимершина, Кошманнан Гө­лия Сафиуллинаны, Кайбыч үзәк китапханәсе, Хуҗа Хәсән авыл китапханәләрен китерергә була.

Шулай ук, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗади проектларга грантлата ярдәм күрсәтү конкурсында да даими катнашып, җиңеп торабыз. 2014 ел­да Кайбыч үзәк китапха­нә­се "Китапханә эше" номинациясендә "Күзләре начар күрүче инвалидлар өчен мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итү" проекты белән җиңү яуладык, хә­зер аны тормышка ашыру өстендә эшлибез. Салтыйган авылы китапханәчесе Гөлсинә Камалова "Лидер" номинациясендә җи­ңде, ул 2013 елда "Ел хатын-кы­зы" конкурсының зона этабында да җи­ңүче булды. Кайбыч үзәк китапханәсе 2012 елда Волонтерлар хә­рәкте бәйгесендә "Доброта и забота" проекты язды һәм премия отты. Безнең авыл китапханәләре дә төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Араларында җи­­ңү­челәрдә бар.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авыл китапханәләре хезмәткәр­ләре арасында «Алар мәң­ге хәтердә» дип исем­ләнгән иң яхшы альбом бәйгесе үткәрелде.

Җыентыкларда сугыш ветераннары, сугыш чо­ры балаларының гый­б­рәт алырлык хатирәләре һәм фоторәсемнәре тупланды. Кызыксынган, те­ләгән кеше үзәк китапханәгә килеп, әлеге альбомнар бе­лән таныша ала.

Соңгы елларда район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин һәм аның урынбасарлары ярдәмендә, китапханәнең матди-техник базасы яхшырды, күп китапханәләребезгә ремонт ясалды, төрле кирәк-ярак, җиһазлар алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев