Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Биючеләр бии-бии остара

Олы Кайбыч мәдәният йортында Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә шөгыльләнүче "Авыл дэнс" балалар үзешчән коллективы Казанда Александр Хөсәенов исемендәге "Дуслар әйлән-бәйлән әйләнә" дигән уникенче ачык халыклар фестивалендә иң яхшы коллектив дип танылды. Кайбычның яшь биючелә­ре фестивальдә балетмейстр Ринат Хәйруллин өйрәткән ирланд халыклары биюен башкарды. Ос­та биюче безнең балалар белән әле бер ел...

Олы Кайбыч мәдәният йортында Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә шөгыльләнүче "Авыл дэнс" балалар үзешчән коллективы Казанда Александр Хөсәенов исемендәге "Дуслар әйлән-бәйлән әйләнә" дигән уникенче ачык халыклар фестивалендә иң яхшы коллектив дип танылды.

Кайбычның яшь биючелә­ре фестивальдә балетмейстр Ринат Хәйруллин өйрәткән ирланд халыклары биюен башкарды. Ос­та биюче безнең балалар белән әле бер ел гы­на шөгыльләнә. Шулай булуга да карамастан, кыска гына вакыт эчендә алар шактый танылып өлгерде инде. "Авыл дэнс" биючеләренең иҗади үсе­ше, уңышларына барыбыз да шатлана. "Дуслар әйлән-бәйлән әйләнә" фестивалендә чираттагы җиңү - көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе, осталык, камилләшү билгесе ул. Җиңүче Дипломы - җитәк­ченең хезмәтенә куелган бәя. Коллективның җи­тәкчесе дә, балетмейстр да һәр биюченең күңелен биреп биюен аңлый, хәрәкәтләр аша алар үзләренең эчке дө­нья­ларын чагылдыра. Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният-ял итү комплексында 18-19 ноябрьдә узган фестивальдә жюри Кайбычның яшь талантларына югары бәя бирде һәм II дәрәҗә­дәге Диплом белән бүләк­лә­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч “Авыл дэнс”