Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгарга сәяхәткә бардык

Татарстанда Матбугат көнен, без, район газетасы журналистлары, һәр елны мәгънәле, истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Быелгысы тагын да истәлеклерәк булды.

Бу көнне авыл хәбәрчеләре, яшь каләм тибрәтүчеләр бе­лән очрашулар да үткәр­гәнебез булды, Тукай эзләре буйлап Арчага да бардык, изге Би­ләр җирләрен дә күреп кайттык. Тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, Татарстандагы истәлекле урыннарны кү­реп кайту бездә гүзәл­леге мәңге күреп туймаслык туган ягыбызга карата соклану хисләре уята, газетабызның эчтәлеген баетырга этәргеч бирә.

Быелгы Матбугат көненең борынгы Болгарда 922 елда ислам динен кабул ителү көннәренә ту­ры килүе һәм шул уңайдан 21 майда Болгарда Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында Истәлек билгесен һәм Икмәк музее ачу тантанасы узачагын ишеткәч, безнең дә шушы тарихи мизгелләрнең шаһитлары буласыбыз килде. Дөньядагы иң зур Коръән-Кәрим дә 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү билгесе булган бинага урнаштырылды. Аны ачу тантанасы да шушы көн­гә туры килде. Коллектив теләген газетабыз редакторы Фәридә Нигъмәтҗанова район башлыгы Аль­берт Рәхмәтуллинга җиткерде. Муниципалитет җитәкчесе хәер-фатихасын бирү генә түгел, ә транспорт белән тәэмин итүдә спонсорлык ярдәме дә күрсәтте. Форсаттан файдаланып, шушы сәя­хәтне оештырудагы теләк­тәшлеге өчен үзе дә динебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп яшәү­че, әле агрофирма директоры булып эшлә­гән елларында район мә­четләре, чиркәү, часовняларны төзекләндерүгә даими булышып килгән җитәкчегә тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

Дөрес, моннан ун еллар элек без Болгар җирләрен күреп кайткан идек инде. Безне бу юлы танымаслык булып үзгәр­гән, яңарган Болгар каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч таннары Болгарга сәяхәт Матбугат көне

2
X