Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Бәрмәнчек”ләр сәхнә тота

"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең чыгышына сокланмаган кеше юктыр ул. Аларның 31 октябрьдә Казан шәһәрендә узган концертына "Гөбенә" агрофирмасыннан илле кеше барды. Хезмәт коллективын билетлар белән агрофирма җитәкчелеге тәэмин итте.

"Бәрмәнчек"ләрнең әлеге театральләштерелгән концерты Покрау бәйрәменә багышланган иде. Алар бу бәйрәмнең асылын бөтен тирәнлеге белән ачып салды. Покрау үзенә күрә көзне озату, кышны каршылау булып тора. Шуңа күрә, Покрау үтте - кыш җитте ди халык. Бу чорда өйләрдә җимеш пироглары пешерелә. Аларның эчлеге көзге табигать хәзинәләреннән - алма, балан, миләш, гөмбә һәм башкалардан әзерләнә.

Көзләр кергән җиргә, кыр уңышы

Келәтләргә-ларга юл тоткан.

Инде пешкән Покрау пироглары,

Төрле ярма, төрле орлыктан.

Кыр Буасы авылында туып-үскән якташыбыз Артур Поляков җитәкчелегендәге ансамбль керәшеннәрнең бай фольк­лор мирасын халыкка җиткерүдә зур эш башкара. Чыгышлары халыкчан булганга күрә, яраталар да инде аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Гөбенә” агрофирмасы “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле