Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Булачак сәхнә йолдызы

Аның елмаюы күңелне эретә, күз карашы җанга сихәт бирә, хәрәкәтләренең сыгылмалы булуы таң калдыра. Хис-кичерешләрен тамашачыга Диләрә бию аша җиткерә. Сәхнәдә ул чыгыш ясаганда, зал аннан күзен алмый.

Кошман кызы Диләрә Мер­шинова Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сән­гать институтында, хореография факультетеның 1 курсында укый. Әлеге һөнәрне сайлавы юкка гына түгел. Диләрә Кошман урта гомумбелем би­рү мәктәбенең өлкән класс­ларында укыган чорда "Феерия" бию төр­кемендә шөгыльләнә башлый.

Җитәкчеләре Альбина Туралева белән берлектә түгәрәккә йөрүче кызлар төрле биюләр куя, сәхнә костюмнары һәм образларны да үзләре уйлап таба. "Феерия" чыгышыннан башка мәктәптә бер генә бәйрәм дә узмый, берничә тапкыр "Йолдызлык" фестиваленең район этабында катнашып, призлы урын да алалар. Әнә шул вакытта ук Ди­ләрә алдагы тормышын бию белән җитди бәй­ләр­гә теләвен аңлый. Биюче булып, балаларга да сән­гатьнең әлеге төрен укыту теләге аны хореография факультетына алып килә дә инде.

Сәләтле кызның үзе әй­түенчә, университетта уку җиңелләрдән түгел, чөнки төркемдәшләренең күбесе моңарчы профессиональ бию белән шөгыль­ләнгән. Шулай да Дилә­рәгә мәктәптә алган бию күнекмәләре ярдәмгә килә. Кошман мәдәният йортында Яңа ел кичәсендә авылдашларын шак­каттырырга өлгерде инде ул. Татар кызы һәм чегән биюләре күңелләренә хуш килеп, Диләрәнең чыгышын зал алкыш­ларга күмде. Укуын уңышлы тәмамлап, киләчәктә туган төбәгендә балаларны бию серләренә тө­шендерүче остаз булыр авылдашыбыз, дип, ышанып калабыз! Уңышлар сиңа, Диләрә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәхнә

2
X