Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чын мәхәббәт сынауларга бирешми

Бүген Олы Кайбыч мәдәният йортының үзешчән артистлары уңышлы кияүгә чыгу серләрен ачты. Бәйрәм алдыннан алар тамашачы хозурына Халисә Нигъмәтуллина әсәре буенча куелган "Кияүгә чыгам әле" спектаклен тәкъдим итте.

Ике бүлмәле фатир иясе, 40 яшьлек Вакыйф (Рафаэль Нигъмәтуллин) белдерү буенча үзенә кәләш эзли. Җиңел тормыш эзләүче, фатирны үз кулына эләктерергә кызыккан Мәрьям (Светлана Зыядиева) тиз арада аңа үзе үк тәкьдим ясый. Әмма буйдакның күңеле Мәрьямнең дус кызы Галимәгә (Ләйсән Шамилова) төшә. Мәхәббәт өчпочмагында туган интригага яшьләрнең тулай торактагы бүлмәдәше Диана (Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Лилия Гарәпова) белән Сәфәр (Кече Урсак мәдәният йорты хезмәткәре Фәнил Җамалетдинов) дә кушыла. Артистлар чын мәхәббәтнең бернинди сынауларга да бирешмәвен, ә көнчелек хисенең хәтәр нәтиҗәләргә китерүен тагын бер кабат раслады. Режиссер Ләйсән Шамилова куйган лирик комедияне тулы зал җылы кабул итте, алкышларын кызганмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәдәният йорты Светлана Зыядиева Рафаэль Нигъмәтуллин Халисә Нигъмәтуллина “Кияүгә чыгам әле”