Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Дуслык күпере җыр-бию аша салына

Олы Кайбычта ветераннарның "Җәүһәр" ансамбле җырчылары узган атнаның шимбәсендә Казан шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына барды.

Бу көнне биредә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Себернең М.Годенко исемендәге Красноярский дәүләт академия бию ансамбленең "Дуслык күпере" дигән уртак концерты булды. Мондый концерт оештыру идеясе 2010 елның кышында ук барлыкка килгән булган. Нәкъ менә шул елны Себердән килгән ансамбльнең җитәкчесе Владимр Моисеев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шул турыдагы фикерен җиткергән. Бу ансамбль Казанда соңгы тапкыр сиксәненче елларда чыгыш ясаган.

Концертның беренче өлешендә Татарстанның сәхнә осталары җырлап-биеп тамашачыларның күңелен ачты. Җитмеш биш еллык тарихы булган ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары арасында Олы Кайбычта туып-үскән Ләлә Мөбәрәкшинаны безнең ветераннар бик тиз танып алды. Ләлә мәктәптә укыган елларында музыка мәктәбендә Флера Фатыйхова кул астында да шөгыльләнгән. Тамашачылар арасында Флера Әхмәтовна да бар иде, ул инде 17 ел шушы ансамбльдә эшләп, Россиянең генә түгел, ә Франция, Германия, Төркия кебек башка бик күп чит илләрнең сәхнәләрендә чыгыш ясаган Ләлә ханымга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Талантлы кыз Роза һәм Мансур Җиһаншиннар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән.

"Дуслык күпере" концертында без гүзәл Татарстаныбыз, ерак Себер киңлекләренең бөтен матурлыгын күреп кайттык. Район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова җитәкчелегендә барган Кайбыч ветераннары шушы концертка баруда ярдәм иткән өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Җәүһәр” Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

2
X