Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фидан-Ләйлә: мәхәббәтме?

Ишеттегезме әле, Фидан Гафаров белән Ләйлә Дәүләтова кабат бергә?! Ике йөрәкнең мәхәббәт тарихына багышланган концерт программасы белән бөтен Татарстанны шаккатырып йөриләр. Бу атнада танылган артистлар Кайбыч сәхнәсендә балкыды.

Гадәттә, зур йолдызлар безнең Кайбычка сирәк килә. Әмма Башкорстан һәм Татарстанның гына түгел, Россиянең халык артисты Фидан Гафаров белән популяр шагыйрә Ләйлә Дәүләтова гына түгел. Бу юлы да алар ике сәгатьлек тамаша дәвамында залдагыларны моңланырга, уйланырга, көлергә, хәтта еларга да мәҗбүр итте. Фидан абыйның җырлары бәгырьгә үтеп кереп, иң нечкә кылларны тибрәтә... Ләйләнең шигырьләре исә Мәхәббәт иленә алып кереп китә. Сәхнәдә алар, әйтерсең лә, бербөтен, аерылгысыз. Шуңа да сәхнәдә уйналган сөюгә ышанмый мөмкин түгел. Хәер, соңгы елларда аларның исемен янәшә күреп ияләшеп беттек бугай инде.

... Сүз уңаеннан, ул көнне Фидан әфәндене Олы Кайбычтагы җәмәгать үзәге бинасы янында да, чишмә буенда да күрүчеләр булган. Концерт тәмамлангач үзе әйткәнчә, Олы Кайбычны күзәтеп, халык белән аралашырга да өлгергән икән.

Концертның иң гүзәл мизгелләрен сез дә күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Фидан Гафаров белән Ләйлә Дәүләтова Кайбыч сәхнәсендә