Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Галия Кайбицкая тавышын ишеттем

"Татарстандагы дәүләт музеенда Кайбыч урманыннан китерелгән мең яшәгән имән төбе бар - еллык боҗралар чорнала-чорнала нинди зурайган, түгәрәкләнгән, ничәмә гасырның серле йомгагына әверелгән". Балалар язучысы Шәүкәт Галиев сурәтләгән әлеге имәнне мин дә быелгы музей практикасы вакытында күреп кайттым.

Җәй айларында без республикабызның төрле районнарындагы һәм Казан шәһәрендәге музейларда практика уздык. Казанда К.Насыйри, В.Аксенов, С.Сәйдәшев, М.Җә­лил һәм ТРның Милли музейларында булдык. Соңгы өч музейның Кайбыч белән бәйләнеше бу­луы мине аеруча сөендерде.

ТРның Милли музее - республикадагы иң зур һәм бай музейларның бер­се. Биредә халкыбызның тарихы киң чагылыш таба. Музейда Алтын Ур­да, Болгар, Казан ханлыгы чорлары турында кызыклы мәгълүматлар алып була.

"Ел фасыллары" күргәз­мәсе аеруча ошады. Ник дигәндә, әлеге экспозиция табигать белән бәйле. Экскурсоводлар Татарстандагы җәнлек­ләр, кошлар, үсемлекләр турында сөйләде. Ә минем өчен иң гаҗәпләндергәне һәм кызыгы - Кайбыч урманында үскән имән агачын күрү булды.

Калган ике музей Галия Кайбицкая белән бәйле. Салих Сәйдәшев исемендәге музейда бөек композиторның тормыш юлы һәм иҗаты белән дә таныштык, аның Г.Кайбицкая белән эшчәнлеге хакында бай мәгълүмат алдык.

Галия ханым белән Салих әфәнде тәүге мәртәбә күрешкәндә, кызга нибары унҗиде яшь була. Шуннан соң бөтен тормышлары янәшә бара, бергәләп иҗат итәләр.

Галия ханым С.Сәйдәшев музее оешуга бик шатлана, анда күп кенә экспонатлар: пианино, өстәл, концерт күлмәге, В.Федоров рәсемнәрен, Салих Сәйдәшев турында үзе язган истәлекләр дәф­тәрен, фотографияләр, документлар тапшыра. Музейдагы иң кадерле экспонатларның берсе - Г.Кайбицкая башкаруындагы "Сандугач" ариясенең аудиоязмасы. "Сандугач", ария буларак, К.Тин­чуринның "Ил" драмасына языла. Аудиоязманы тыңлап, Галия апа тавышын ишеттек. Җырчының җиңел, йөгерек, сандугачтай тавышын ишетеп хозурландык.

Г.Кайбицкаяның оныгы, рәссам Ильяс Айдаровның да рәсемнәре диварларда урын алган.

Муса Җәлил музеенда да Галия ханым турында матур истәлекләр саклана. Татар Дәүләт опера һәм балет театры оешкан елларда Муса Җәлил "Ал­тынчәч" либреттосын яза. Әлеге либреттога таянып, композитор Н.Җиһанов опера иҗат итә. Алтынчәч ролен Г.Кайбицкая башкара. Бу опера җәмәгатьчелек тарафыннан татар совет музыкасының зур казанышы итеп бәяләнә. Музейда әлеге операдан фотолар да саклана.

Музей практикасы миндә уңай кичерешләр кал­дыр­ды. Әлеге музейларның Кайбыч белән бәй­ләнеше ныгыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәүкәт Галиев