Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җырлап ачыла күңел

"Бездә дә матур итеп җырлаучы, биюче, өздереп гармунда уйнаучы өлкән яшьтәге кешеләр бар. Аларны бергә җыеп ансамбль оештырырга берни комачауламый, бары теләк, оештыручы гына кирәк", - диде муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, Казаннан килгән "Дуслык" ансамбле чыгышын карагач.

Хезмәт һәм сугыш ветераннарын үз эченә алган әлеге ансамбль Олы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Өлкән­нәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасында чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Маликова җитәкчелегендә кил­гән үзешчән сәнгать осталары халкыбызның инде онытылып бара торган көйләрен яңгыратты, сигезле, бишле кебек биюләрне башкарды. Алай гына да түгел, биюләргә табын артында утыручы абый-апаларны да чакырды. Әнә шулай бергәләшеп биеп-җырлап вакыт узганы сизелмичә дә калды. Район башлыгы Җәү­дәт Гаффаров, өлкәннәр­не бәйрәм белән кайнар котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерде һәм:

- Олы яшьтәге кешеләргә гел назлы сүзләр генә әй­тәсе килә. Сез моңа лаек. Яшьлек елларыгыз авыр чорларга туры килсә дә сез авырлыклар алдында каушап калмагансыз, тырышып эшләгәнсез, итәк тутырып балалар үстер­гәнсез. Көннәр буе эшләп, ай яктысында оекбаш бәй­ләргә дә вакыт тапкансыз. Барысы өчен дә рәхмәт үзегезгә, - диде.

Муниципалетит җитәкчесе район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Сөн­га­туллинага мөрәҗәгать итеп, бездә дә хезмәт һәм сугыш ветераннарының халык ансамблен оештырырга кирәк, диде. Сабантуй, 9 Май бәйрәмнә­рен­дә тирә-юньне гармун тавышына күмүче Фәһим Хәялиев, оста җырчы Фле­ра Фатыйхова, биюче Әлфия Закирова кебек талантлар эзләсәң, тагын табыла ул. Мондый чара өлкәннәрнең бертөрле көннәрен ямьләндерер, күңелләрен яшәртеп җи­бәрер, борынгы җыр-бию­­ләрне барлауда, яшь буынга җиткерүдә зур роль уйнар иде.

Әлеге очрашуга район үзәк сырхауханәсе врач-терапевты Марат Бакаев та чакырылган иде. Район башлыгы өлкәннәргә сәламәтлекләрен даими тикшертү өчен сырхауханәдә барлык мөм­кин­лекләр дә тудырылуын әйтеп узды. Сә­ла­мәт­лек барыннан да кадерлерәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм “Дуслык” ансамбле Олы Кайбыч авыл җирлеге

2
X