Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ике дустан – зур концерт

"Татар моңы" Халыкара яшь башкаручыларының телевизион конкурсы лауреатлары Зөлфәт Фәхретдинов белән Руслан Галимуллин Олы Кайбыч тамашачысына 1 ноябрь, ә Мәлки авылы халкына икенче көнне "Ике дустан - зур концерт" дип исемләгән бәйрәм программасы тәкъдим итте.

Бу ике яшь җырчы Кайбыч тамашачысына шактый яхшы таныш инде. Аларның безнең сәхнә­ләрдә беренче тапкыр гына чыгыш ясаулары тү­гел. Соңыннан артистларга рәхмәт әйтү өчен сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин да, җырчыларның талантына соклануын, безнең төбәкне яратулары өчен рәхмәтен белдереп, алга таба да иҗа­ди дуслыкның дәвамлы булачагына шиге юк икәнлеген әйтте. Ә концертның шулай дип атлауының сере соңыннан ачыл­ды. Баксаң, татар халык җырларының бөтен нечкәлекләрен тоеп башкаручы ике егетне сәхнә генә берләштермәгән икән. Алар бер авылда туып-үскәннәр, балалар бакчасына бергә йөр­гән­нәр, бер мәктәптә укыганнар, соңыннан Казан дәү­ләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем ал­ганнар. Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклаучылар, дип әйтергә була аларны. Әби-бабаларыбыз җырлаган борынгы җырларны һәм бүгенге заман җырларын тамашачыларга җиткерә алар.

Концертта шулай ук танылып килүче яшь җырчы Энҗе Шәймурзина, "Сәй­дәш" бию театры биючеләре катнашуы аңа тагын да ямь өстәде. Баянчы Фәрит Шиһапов баянында өздерде генә. Алып баручы - Татарстанның атказанган артисты, биюче, җырчы, юморист Ирек Зариповның Кайбыч төбә­гендә әле беренче генә тапкыр булуы икән. Рә­хәт­ләндереп көлдереп, тамашачыларның күңелен ачып китте ул.

Залның тулы булуына да игътибар иттем. Аерым оешмалардан кол­лек­тив­лары белән диярлек кил­гәннәр иде. Ә концерт барыбызга да охшады, һәр чыгышны алкышларга күмүләре шу­ны күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөлфәт Фәхретдинов белән Руслан Галимуллин концерты